Понедельник, 29.04.2024, 08:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 19 » Сак булыйк, сакланыйк!
08:13
Сак булыйк, сакланыйк!
Быел (күрсәткечләр 12 мартка) республикада 762 янгын чыгып, анда 95 кешенең (шул исәптән сигезе – балалар) гомере өзелде, тәне пешүдән җәрәхәт алучылар 68 кеше булды. Безнең районда 12 янгын чыкты, аңардан 2 млн сумнан артык матди зыян килде. Ут чыгудан 5 торак йорт, 5 ихатадагы каралтылар, берәр бина һәм автотранспорт зарарланды яисә юк ителде. Иң аянычлысы – ут-ялкында 3 кеше һәлак булды. Федераль янгын часте, авыл биләмәләре һәм район хуҗалыкларының, Иске Калмаштагы нефть кудыру станциясенең ведомство янгын командасының ут белән көрәшүчеләре тарафыннан 10 млн сумнан артык матди байлык, милек саклап калынды.
Районыбыз биләмәсендә янгыннарда һәлак булучыларның узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк булуы күзәтелә. Соңгы бәйрәм көннәрендә генә дә районда ике янгын чыкты һәм бер янып китү очрагы теркәлде.
7 мартта Аблай авылында бүрәнәдән салынган йортта ут чыкты. Нәтиҗәдә өйнең эчке стеналары, түшәм такталары янып күмерләнде. Шулай ук йорт милке, документлар юк булды. Электр үткәргеченең кыска ялганышы янгын чыгуның төп сәбәпчесе булуы ачыкланды.
9 март көнендә ике янгын чыкты. Беренчесе – Чакмагышта агач мунчада ут чыгу. Сәбәбе шул ук: хәвефсезлек кагыйдәләренең үтәлмәве, мичне нык кыздырып ягу. Икенчесе Иске Калмаш авылында булды. Дүрт фатирлы йортта чыккан ут зур бәла китерә: милек юкка чыга, фатир хуҗасы янып үлә. Әлеге вакытта янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.
Янгынга каршы хезмәт шуны кисәтә: гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәгез, кече яшьтәге балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз, аларга ут белән шаяруның никадәр куркыныч булуы турында әйтеп, искә төшереп торыгыз. Мичкә якканда аны нык кыздырмагыз, тиз янып китәргә мөмкин булган түшәм тактасын, агач стеналарны янмый торган материаллар белән ышанычлы саклагыз. Ә инде төзелеш вакытында тиешле янгын хәвефсезлеге нормалары һәм таләпләре бозылган булса, аны төзәтү чарасын күрегез. Хуҗалыкта искергән электр үткәргечләре булган очракта аларны алыштырыгыз, чөнки күпчелек янгын нәкъ менә шушы сәбәп аркасында чыга да инде. Электр, җылыткыч һәм газ приборларының эшен даими контрольдә тотыгыз.Тәмәке тартканда хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү дә бәла-казадан саклар. Һәрчак сак, игътибарлы булыгыз! Сакланыгыз, ут-ялкын беркемне дә аямый, гомер буена җыйган милекне минутлар эчендә юк итә, кеше гомерен өзә. Сезнең йорт-ихата хуҗалыгы, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз иминлеге бары  үзегездән тора.
Марат Фәттахов, 
районның янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге инспекторы,
 эчке эшләр өлкән лейтенанты.

Просмотров: 564 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск