Понедельник, 29.04.2024, 07:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 28 » “Сайла яки җиңеләсең!”
07:16
“Сайла яки җиңеләсең!”
Агымдагы елның 21 мартында модельле балалар китапханәсендә "Сайла яки җиңеләсең” дип  исемләнгән район конкурсының йомгаклау этабы үтте. Бәйгегә район мәктәпләрендә белем алучы булачак сайлаучылар стена газеталары һәм буклетлар әзерләде. Конкурс территориаль үзәк комиссиясе, мәгариф бүлеге һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде. Бәйгенең төп максаты: укучыларның һәм яшьләрнең сайлау барышын оештыруга кызыксыну тәрбияләү, районның  иҗтимагый-сәяси тормышын өйрәнү, укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү һәм аларның иҗади потенциалын гамәлдә кулланырга өйрәтү.  Конкурсның жюри әгъзалары: территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.Ф.Ямалиев, аның урынбасары С.Ф.Шакирова, комиссия сәркатибе, китапханәче Р.Р.Хисамова, территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Р.Ф.Гәрәева, район үзәк китапханәсе директоры Э.А.Газизова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы И.А.Шәйхетдинов, яшьләр үзәге педагогы А.Р.Гыйләҗева. Конкурста барлыгы 10 мәктәп катнашты. Чакмагыш беренче урта, гимназия, Үрнәк, Иске Калмаш, Тайняш, Рәҗәп, Имәнлекул, Юмаш, Яңа Коты, Митрә-Әюп урта мәктәпләре укучылары көч сынашты. Алар "Стенгазета” һәм "Буклет” номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Укучылар чыгышын караганнан соң жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясады,  җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм "Фермо” көнкүреш техникасы компаниясе сертификатлары тапшырылды. Конкурста җиңүчеләр дип  Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Э.Фазлыева һәм Имәнлекул урта мәктәбеннән М.Моратов табылды, 2 урынга Митрә-Әюп урта мәктәбе укучысы А.Шәяхмәтов, 3 урынга Рәҗәп урта мәктәбеннән Р. Гарифуллина лаек булды. Гимназиядән Л.Гыйлемханова – "Сайлау хокукын белү буенча”, Иске Калмаштан В.Байбаков һәм В.Галиев "Хокук культурасы үсеше өчен”, Үрнәктән  Р.Кинзина – "Сайлау барышын белгән өчен”, Тайняштан бертуган Сөләймановалар –"Формулировкаларның төгәллеге һәм дөреслеге өчен”, Л.Ханбикова, А. Кәбирова – "Иң киң белемле”, Юмаштан Ю.Потапова – "Иң актив сайлау позициясе”, Яңа Коты укучылары –"Коллектив белән җиңүгә омтылыш” номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Жюри нәтиҗә ясаган арада китапханәче Гөлназ Бикташева укучылар белән "Мин – сайлаучы” дигән кызыклы викторина да үткәрде. Биредә укучыларның тик төпле белемлеләре генә килгән икәне күренде. Гомумән, конкурста катнашкан барлык укучылар да дөрес, төгәл итеп уй-фикерләре белән уртаклаштылар. 
Айгөл Миргазова.

Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск