Понедельник, 29.04.2024, 04:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 28 » Сабан туе – 12 июньдә
07:48
Сабан туе – 12 июньдә
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең традицион халык бәйрәме – сабан туен оешкан төстә үткәрү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов 21 майда 538 санлы карарга кул куйды.
Әлеге карарга ярашлы, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы тугайда "Сабан туе – 2013” район бәйрәме үткәреләчәк. Бөтенхалык бәйрәмендә район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак, авылларда төзекләндерү, янгын хәвефсезлеге торышына бәһа биреләчәк, хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларны данлау һәм бүләкләү булачак.
Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча муниципаль район хакимияте аппараты, район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләреннән торган (барлыгы 31 кеше) оештыру комитетына муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов җитәкчелек итә. Сабан туеның чаралар планы, аны үткәрү тәртибе, ярыш нәтиҗәләрен бәһалау, хезмәттә һәм спортта урыннар билгеләү буенча да положениеләр расланды.  Бәйрәмне үткәрү өчен ирекле взносларны җыю һәм чыгымнарның ничек тотынылуы, сабан туе барышында сәламәтлек саклау, хокук тәртибен, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча да тәгаен бурычлар куелды, җаваплы кешеләр (оештыручылар, судьялар һәм башкалар) билгеләнде. Һәр елдагыча, билгеләнгән чаралар планына ярашлы, бәйрәмдә ат спорты (юртаклар, чаптарлар, 3 яшьлек атлар узышы), милли көрәш, гер күтәрү, мини-футбол, волейбол, велоспорт, йөгерү, озынлыкка сикерү буенча ярышлар оештырылачак.  Быел да механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары бәйгесе, оста куллар (ат җигү һәм тугару) конкурсы үткәреләчәк. Сабан туе программасына шулай ук традицион халык уеннары (капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, күзне бәйләгән килеш чүлмәк вату, туры һәм авыш баганага менү, аяклар бәйләнгән килеш йөгерү, бүрәнә өстендә капчыклар белән сугышу, авызга йомыркалы калак кабып йөгерү, дартс уены, бер-береңне таяк ярдәмендә тарту) кергән. Программага кергән ярышларда катнашырга теләүче һәр кешенең үзендә паспорт, социаль номер, страховой таныклык һәм медицина полисы булырга тиеш.
Карар үтәлешенә контрольлек оештыру комитеты рәисе урынбасарлары – муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка һәм муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковка йөкләтелә.

Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск