Суббота, 27.04.2024, 23:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 16 » Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр, дип
07:33
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр, дип
Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә хоккей мәйданчыгы ачу тантанасы шаулап-гөрләп үтте. Авылда хоккей мәйданчыгы булдыру һәркем өчен зур куаныч, шатлык булды. Хоккей мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов барлык авыл халкын, килгән кунакларны котлады. Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерханов та чыгыш ясады. 
Ул хоккей мәйданчыгын сафка бастыруга өлеш керткән яшь хоккейчыларга уңышлар теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Спортны үз иткән, мәйданчык төзүгә күп өлеш керткән иганәчеләр – Илмир Финал улы Юнысов, Марат Мидхәт улы Исаев, Радик Рәзиф улы Тимерханов, Руслан Салават улы Гыйлемханов, Айнур Зиннур улы Якупов башлангычына ияреп, күптәнге хыял тормышка ашсын өчен барлык авыл халкы тырышты. Ниһаять, көтелгән көн җитте —  Имәнлекулда өр-яңа боз мәйданчыгында авыл җыелма командасы белән Дүртөйле җыелма командасы беренче уенны башлап җибәрде. Башкортстан Республикасының атказанган артисты Илһам Вәлиевны да бу көнне биредә  очраттык. Ул да, гамьсез бала чагын искә төшереп, туган авылының җыелма командасы составында уйнады.  Мәйданчыкның тирә-ягын көярмәннәр әйләндереп алган. Алар бар көчләрен салып, командаларны дәртләндереп тордылыр. Нәтиҗәдә, Дүртөйле җыелма командасы 8:5 исәбенә җиңде. Ләкин имәнлекуллылар борчылмый, чөнки монда исәп түгел, ә дусларча уен мөһим роль уйнады. Самавырда кайнатылган кайнар чәй, тәмле бәлештән авыз итеп, һәркемнең күңеле хушланды. Хәзер Имәнлекул авылындагы боз мәйданчыгы бер дә тынып тормый: зәңгәр экраннардан арынып көндезен я кичен дисеңме:  нәниләр, укучылыр хәтта олы яшьтәге абый-апалар да – барысы да тимераякта җыр-моң астында сәламәт тормыш алып баралар. Гомумән, Имәнлекул авылы халкы моңа чиксез рәхмәтле.
Айгөл Миргазова.

Просмотров: 629 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск