Суббота, 27.04.2024, 23:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 21 » Сәламәт булыйк, киңәшләргә колак салыйк!
07:13
Сәламәт булыйк, киңәшләргә колак салыйк!
Тәүдә саннарга күз салыйк. 2011 елда кискен вируслы инфекция белән 2942 кеше авырган. 11 грипп очрагы күзәтелгән. Шуларның 2196 сы – 17 яшькә кадәрге үсмерләр, 1838е – 14 яшь, 480е – 3 яшь, 600е – 4 яшьтән башлап 6 яшькә кадәр булган балалар.
Узган елны исә авырулар саны – 3217, 17 яшькә кадәр – 2507, 14 яшькә кадәр – 2200, 3 яшькә тиклем – 589, 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр сабыйлар саны 708 кеше тәшкил иткән. Мәктәп укучылары арасында авырулар саны – 1210 кеше.
Узган ел белән чагыштырганда, бу төр инфекция белән авыручылар саны – 0,9 %, балалар арасында – 0,8 %, мәктәп укучылары арасында – 0,9 проценка арткан.
Декабрь аенда хәл аеруча кис-кенләшкән. Айның беренче атнасында вирус инфекциясе белән 127 кеше авырган, шуларның 111е – балалар. Икенче атнасында – 117(103), 15еннән 21ә кадәр – 11 (97), 22сеннән 28енә кадәр – 121 (105) кеше кискен вируслы инфекция кичергән.
Бәйрәм вакытында, 29 декабрьдән 11 гыйнваргача, 138 кеше авырган, шуларның 117се – балалар. ОРВИ белән 19 кеше ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә салынган, 11 кеше авыр формалы пневмония белән дәваханәгә урнаштырылган.
Якын көннәрдә районыбызга студентлар ял итәргә кайта. Алар бигрәк тә кискен вируслы инфекциянең башка төрле авыр формаларын "алып кайта”, – диде Лена Гафур кызы.
Грипп бер кешедән икенчесенә хәтта ике метр арадан да, ютәлләгәндә, төчкергәндә, авыру кеше кулланган гигиена әйберләре аша да күчә. Тән температурасы 38 градускача күтәрелгән очракта өйдән чыгу катгый тыела. Табибны өйгә чакырырга киңәш ителә. Ул авыруны карап, аңа өй шартларында тиешле дәвалау яза. Авыруның кискен очракларында гына ышыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә китерәләр.
Инфекция йоктырмас өчен, авыру кеше белән аралашмый тору — мотлак шарт. Аны аерым бүлмәгә салып, бүлмәне ике сәгать саен юып, җилләтергә киңәш ителә. Авыруны аерым табак-савыт белән тәэмин итәргә, аларны кайнатып, дезинфекцияләргә кирәк.
Бу чорда кулларны сабын белән юып, витаминнар кулланып, төрле үлән төнәтмәләре эчәргә тәкъдим ителә.
Бигрәк тә авырган балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына җибәрмәскә киңәш ителә. Гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәп, аларга өйдә тиешле тәрбия бирергә кирәк.
Шушы ике-өч көндә район үзәк дәваханәсендә пневмония белән авыручылар өчен аерым бүлек ачыла икән. Райондашларыбыз сәламәтлеге өчен биредә зур хәстәрлек күрәләр.
Лиана Гомәрова.

Просмотров: 831 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск