Четверг, 02.05.2024, 01:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 21 » Сәхнәдә – КВН уеннары
07:32
Сәхнәдә – КВН уеннары
Муниципаль район хакимиятендә
Районның яшьләр иҗади коллективлары арасындагы бәйләнеш булдыру, яшьләр арасында күмәк мәдәни эшчәнлекне активлаштыру, үзара дуслыкны ныгыту максатында муниципаль район хакимияте районда КВН (күңеллеләр һәм тапкырлар клубы) уеннарын үткәрү турында карар кабул итте. "Олимпия сезоны” исеме астында үтәчәк бу чара агымдагы елның 4 апрелендә район мәдәният йортында уздырылачак.
КВН уеннарын әзерләп үткәрү турында положение һәм оештыру комитеты составы расланды. Оештыру комитетының рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков. Бу уеннарда барлык уку йортлары, төрле ведомстволарга караган оешма һәм учреждение вәкилләре – яшьләр иҗади коллективлары катнаша. Һәркайсының составы 15 кешедән артырга тиеш түгел. Командалар конкурсларда катнашып, үзләренең осталыгын күрсәтергә тиеш. Уеннарның темасы – "Олимпия сезоны”.
Беренче конкурс "Визитка” дип атала. "Эчеңдә ут яндыр!” темасы буенча 5-6 минут чыгыш ясарга кирәк булачак. Юмористик чыгышларның төп элементы – команданы презентацияләү. Сәхнәгә үзенчәлекле чыгу, шаярулар, репризлар һәм финал җыры исәпкә алына. Башкаруның оригиналь булуы һәм бай  эчтәлек хуплана.
"Разминка” конкурсының (30 секунд) темасы "Сочи шәһәрендә…” дип атала. Командалар бер гомум сорау биргәннән соң, һәр команда аңа үз җавабын кайтара. Оргинальлелек, юмор, җавапны тиз арада кайтарып бирү, шулай ук художестволы башкару, юмор һәм сатираның сыйфаты бәһалана.
Өченче конкурс "Музыкаль йорт биреме” исеме астында барачак, ул 7 минутка сузыла, темасы – "Русия, алга!”. Чыгыш бердәм сюжетлы,  бербөтен булырга тиеш. Оригинальлелек, юмор, аерым номерларның кызыклы тамашалы, музыкасы юмо-ристик эчтәлекле булуы бәһалана. Хореография һәм шаярулы чыгышлар белән чиратлашкан җыр башкару, шулай ук музыкаль инструментларда уйный белү, стандарт булмаган чыгышлар, финал җыры дәртләндерелә.
Конкурста катнашкан барлык ко-мандалар да Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Командалар чыгышы түбәндәге критерийлар буенча бәһалана:
- сәхнә мәдәнияте;
- сөйләм теле;
- артистлык;
- юмор, оригинальлек, музыкальлек;
- милли компонентлардан  файдалану;
- этик нормаларның саклануы.
Жюри тарафыннан җиңүчеләр: беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнә. "Иң яхшы ир-егет роле”, "Иң яхшы хатын-кыз роле” номинацияләре буенча да җиңүчеләр ачыкланачак.
Конкурсны муниципаль район хаки-миятенең яшьләр, физик культура һәм спорт эшләре буенча комитеты гамәлгә ашыра. Иганәчеләр ярдәменнән дә баш тартылмый.
Заявкаларны 1 апрельгә кадәр Яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе кабул итә, адресы: Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 70 санлы йорт (интернат бинасы, 2нче кат). Электрон адресы www.mumcchekmagush.ru. Телефоннар: 8 (34796)3-12-63, 3-13-47.
Заявкада команданың исемен, җи-
тәкчесен, бәйләнешкә керү өчен телефон, катнашучылар саны, һәркайсының исем-фамилиясе, әтисенең исемен тулысынча язарга, шулай ук команда кайсы яшьләр, мәктәп, талипларның иҗади коллективларыннан булуын күрсәтергә кирәк.
Просмотров: 981 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск