Пятница, 03.05.2024, 00:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 26 » Район халкын ниләр борчый?
08:47
Район халкын ниләр борчый?
 Агымдагы елның 27 февралендә  һәм 19 мартында муниципаль район хакимияте башлыгы район халкы белән туры телефон аша аралашты. Шушы  бәйләнешләр аша 48 кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Сорауларның күпчелеге шәхси характерда булды. Чакмагышның Пушкин урамындагы ике йортка төрле сәбәп белән табигый газ кертелмичә калган. Бу мәсьәлә контрольгә алынды, 50 метр газүткәргечне сузу һәм бу йортларга газ кертү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Табигый газ шулай ук Нариман авылында яшәүче яшь гаилә йортына да кертеләчәк. Трактор урамына елга аша салынган җәяүле өчен ачылмалы күпернең тоткычы сынган икән, шуны урнаштыруны сорап шалтыратучыга да уңай җавап бирелде. Иске Калмаштан берничә кеше шалтыратып, үзен  генә түгел, ә авыл халкын борчыган проблема хакында сөйләде: калдыклар түгү полигоны табигатьне пычратып, кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янап тора. Нефть калдыгы эчә торган суны да, һаваны да пычрата. Бу хакта республиканың экология хезмәтләре хәбәрдар. Муниципаль район хакимияте дә контрольдә тота. Нефтьчеләр белән бергәләп киләчәктә бу пычрану чыганагын бетерү, чистарту корылмасын төзү яки башка юл белән проблеманы хәл итү юллары эзләнелә.
Болгар авылында, Чакмагышта су мәсьәләсе буенча берничә кеше шалтыратты. Муниципаль район хакимияте шунда ук җаваплы хезмәткәрләргә күрсәтмә биреп, кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләргә кушты. Шулай ук Иске Калмашта участок дәваханәсе эшенә карата үз фикерен җиткерүче дә булды.  Имәнлекулдан Бөек Ватан сугышы ветераны йортын ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчегә дә җавап бирелде. Чакмагыштагы "Кояшкай” балалар бакчасында кайчан ремонт бетәр икән, дип сораучы да табылды. Биредә ремонтның тукталып торганы юк, 4 млн сумлык капиталь ремонт бара. Эшләр тәмамлану белән ул ачылачак, диелде. Сыерышбаштагы ике катлы торак йортка ремонт таләп ителә, түбәсеннән су үтә. Кооператив балансында торган бу йортка да ремонт ясалыр, мәсьәлә кооператив җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң уңай хәл ителер дигән ышанычта калабыз.
Рәшит Ганиев.

Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск