Суббота, 27.04.2024, 20:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 16 » Район хәбәрләре
07:29
Район хәбәрләре
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан төнге чорда (23-8 сәгатьләрдә) алкогольле продукция сатуны тыю турындагы таләп үз көченә керде. Шулай ук бу вакытта аның нигезендә җитештерелүче эчемлекләр дә сатылмаячак. "Алкогольле продукция” төшенчәсе дә киңәйтелде. Хәзер аңа этил спирты кулланып яисә кулланылмыйча җитештерелгән азык-төлек продукциясе дә кертелә. Мондый яңа таләпләр "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында Федераль законда каралган. Безнең район магазин-кибетләрендә һәм кафе-барларында да ел башыннан шушы каты таләпләр гамәлгә ашырыла башлады.
***
Башкортстан Хөкүмәте боерыгы белән республикада куәтле мототранспортны файдалану барышында кагыйдә бозуларны булдырмау өчен 21 гыйнвардан 21 февральгә кадәр "Каргизәр” дип аталган айлык үткәрү турында карар кабул ителде.
***
Район хуҗалыкларында мал  кышлату уңышлы дәвам итә. Ферма коллективлары терлекчелек продукциясе җитештерүдә вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. 11 гыйнварда район буенча барлыгы 1035,7 центнер сөт җитештерелде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 87 центнерга күбрәк. "Базы” (316,5 ц.), "Герой” (116,7 ц.) һәм "Алга” (97 ц.) кооперативлары бүген иң күп сөт җитештерүчеләр булып торалар.

Просмотров: 492 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск