Яңа ел алдыннан районның байтак авылларында үзәк мәйданга чыршылар бизәлеп куелды, боз шәһәрчекләре ясалды. Чакмагыштагы район мәдәният йорты ихатасындагы боз шәһәрчеген, аерым алганда боздан әкият персонажларын, эшләүдә РДК, сәнгать мәктәбе һәм беренче урта мәктәбе хезмәткәрләре актив катнашты. *** 105,5 дулкынында эшләүче "Юлдаш” радиотапшырулар редакциясе быел да зур мәдәни чара әзерләде. Яңа елның икенче көнендә Башкортстан телетапшырулары аша Гала-концерт күрсәтелде. "Юлдаш” редакциясе хезмәткәрләре оештырган бу концертка ел дәвамында барган бәйгедә җиңүчеләр – республиканың төрле районнарыннан килгән һәвәскәр җырчылар катнашты. Гала-концертта җиңүчеләрне котлап, безнең районнан танылган җырчы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүдәт Гыйләҗев җыр бүләк итте.
|