27 мартта муниципаль район хакимияте вәкилләре, авылларга чыгып, гражданнарны кабул итте. Анда байтак кеше үзләрен һәм халыкны борчыган төрле мәсьәләләр, сорау-үтенечләр белән мөрәҗәгать итте. *** Март аеның соңгы көннәрендә һава торышында булган үзгәрешләр байтак уңайсызлыклар китерде. Ике көн рәттән буранлап яуган кардан арыну өчен юлларга куәтле техника чыгарылды. Нәтиҗәдә авыллар арасындагы юлларда өзеклек булмады, терлекчелек фермалары тотрыклы эшләде, продукция җитештерүдә кимүгә юл куелмады. Шәһәрара маршрут автобуслары да расписаниегә ярашлы йөрде. *** 9-10 мартта 1997-1998 елларда туган үсмерләр арасында волейбол буенча зона ярышлары үтте. Өченче спартакиаданың икенче этабы кысаларында узган бу бәйгеләрдә 12 район мәктәпләре укучылары командалары катнашты. Чакмагышның өч волейбол мәйданында барган әлеге ярышларда безнең районның яшь волейболчылары бик яхшы күрсәткечкә ирештеләр – икенче урынны алдылар. *** Район үзәгендәге оешма-предприятиеләрдә булган тракторлар һәм аларның тагылма агрегатларын техник тикшерү тәмамланды. Алдагы көннәрдә комиссия, графикка ярашлы, авыл биләмәләрендәге күмәк хуҗалыкларда һәм керәстиян-фермер хуҗалыкларында булган техниканың торышын тикшереп чыгачак.
|