Пятница, 03.05.2024, 04:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 27 » Район хәбәрләре
08:53
Район хәбәрләре
"Башинформсвязь” ачык акцонерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы элемтә узелы коллективы эшчәнлектә заманча технологияләрне, яңа техника һәм җиһазларны киң куллана. Русия Федерациясе Президентын сайлау вакытында сайлау участокларына видеокамералар урнаштырып, тавыш бирүдә ачыклык һәм үтәкүренмәлелек тәэмин итте. Халыкка Интернет челтәренә тоташу өчен киң мөмкинлек тудырыла. Агымдагы ел башына районда 3430 абонент интернетка тоташтырылды. Соңгы өч айда тагын 290 кеше шушы мөмкинлеккә ия булды. Барлыгы 1310 абонент соңгы ике елдан артыграк вакыт эчендә кабель телевидениесенә («Ай-пи») тоташтырылды, 100 кешегә гади телефон кертелгән.
***
Районда спорт тормышы гөрләп тора. Узган атна азагында «Олимпияче» физкультура-савыктыру комплексында район мәктәпләре укучылары арасында унҗиденче спартакиада башланды. Бәйгеләр шушы атнаның шимбәсендә дә  уздырылачак. Спортның тугыз төре буенча ярышлар һәм аларның нәтиҗәләре турында гәзитебезнең киләсе саннарында хәбәр ителәчәк.
***
Районда волейболга игътибар арта, спортның бу төре буенча уңышларга да ирешелде. Март башында Дүртөйле шәһәрендә "Өмет” гәзите призына уздырылган ярышларда безнең районның җыелма командасы, мәйдан хуҗаларыннан аз гына калышып, икенче урынны алды. Башкортстанның сигез һәм Татарстан волейболчылары командалары арасында бу – яхшы күрсәткеч.

Просмотров: 542 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск