Четверг, 02.05.2024, 18:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 7 » Район хәбәрләре
07:57
Район хәбәрләре
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәррәү бара. Бу көннәрдә машина ихаталарында һәм ремонт мастерскойларында чәчүдә катнашачак техника, авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарь ремонтлана, көйләнә, ындыр табакларындагы складларда орлык әзерләнә, чәчү кондициясенә җиткерелә.
***
17 мартта район мәдәният йортында авыл хуҗалыгында эшләүчеләр җыелышын үткәрү планлаштырыла. Анда тармак эшчәннәренең 2011 елгы эшенә йомгак ясалачак, киләчәккә бурычлар куелачак. Программада хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы да бар.
***
6 мартта муниципаль район хакимиятенең бүләкләүче комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Комиссия әгъзалары, бүләкләнүгә тәкъдим итеүчеләргә тутырылган документларны тикшергәннән соң, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
***
Чакмагыш юл ремонт-төзелеш идарәлегендә язгы һәм җәйге юл төзекләндерү эшләренә әзерлек дәвам итә. Төзелеш материаллары туплана. Яңа ел башыннан полигонга комташ, вак таш ташыла башлаган иде, бу эш әле дә тукталып тормый – һәр көнне берничә йөк автомашинасы белән Кушнаренкодан комташ кайтарыла.
***
Быел гыйнвар-февраль айларында районда җиде янгын булып, йорт-каралтыларга зыян килде. Февральдә өч янгын очрагы теркәлде. Соңгысы 23 февраль көнендә булды: Имәнлекул авылында яшәүченең мунчасы, хуҗалык төзелешләренә ут капты. Әле анда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү бара, янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

Просмотров: 543 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск