Понедельник, 29.04.2024, 07:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 28 » Район гәзите – тугры дустыгыз
07:49
Район гәзите – тугры дустыгыз
Районыбыз, анда яшәүчеләр турында (Чакмагыш җиренең көндәлек язмалары, дисәк тә ярый торгандыр) иң тулы мәгълүматны каян табып була? Бу сорауга кемнәрдер Интернет сайтыннан, кемнәрдер башка чыганаклардан, дигән җаваплар бирер. Ә иң зур күпчелекне, һичшиксез, район "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” битләреннән табам, дип белдерүчеләр тәшкил итә. Бу, чыннан да, шулай, чөнки район гәзитләре дистәләгән еллар дәвамында аның тормышын бар яклап та сынландырып торучы, тарихын туплаучы елъязмачысы да булып кала.  Алар аша, иң мөһиме, дәүләт сәясәте гамәлгә ашырыла – Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы һәм муниципаль районның көндәлек яшәешебезне көйләүче бөтен норматив-хокукый актлары бары гәзит битләрендә халыкка җиткерелгәч кенә закон көченә ия. Район гәзитләре барлык хуҗалыклар, учреждениеләр, предприятие-оешмалар эшчәнлегендә дә мөһим урынны тота һәм күпчелектә аларның яшәеше эшчәнлекләренең күпме дәрәҗәдә киңкүләм мәгълүмат чараларында (гәзитләр битләрендә – мәҗбүри рәвештә!) чагылыш табуга бәйле. Бүген бөтен җитәкчеләр дә моны тулысынча аңлап, шул ук вакытта матбугат басмаларына язылу турындагы Президент Указын һәм муниципаль район хакимияте карарын мотлак үтәргә тиеш булуын күз уңыннан ычкындырмыйча эш итәргә бурычлы. 
Район гәзитләре – тәү чиратта райондашларыбызны бөтен яңалыклар, Хөкүмәт карарлары, тормыш-көнкүреш өчен үтә мөһим хәбәр һәм мәгълүматлар белән түкми-чәчми таныштырып баручы якын дуслар да. Төрле сылтаулар табып, йортына гәзит яздырудан читләшүчеләрне бүген кояш яктысыннан, җәмгыять тормышыннан яшеренүче, үз эченә генә бикләнгән кешеләргә тиңләргә мөмкиндер. Гомумән, гәзит ул – борынгы традицияләрне саклап килүче, киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итүче дә. Тырыш хезмәт дәрте белән үткән көннәрнең сөенечле кичләрен гаилә белән бергәләп рәхәтләнеп гәзит укып, кинәнеч белән үткәрү бәхетен кулдан ычкындырмыйк, дуслар!
Елның икенче яртысына "Иген-че”гә язылу бәясе 395 сум 76 тиен, "Сакмагош саткылары”на – 88 сум 44 тиен. Гәзитләргә язылу барлык элемтә бүлекчәләрендә, почтамтта, редакциядә, почтальоннарда һәм редакция-нәшрият комплексы хез-мәткәрләрендә, шулай ук матбугат басмалары таратучы дусларыбызда (предприятие-оешмаларда – махсус билгеләнгән кешеләрдә дә) чик-ләнмәгән күләмдә кабул ителә. Тугры дусларыгыз белән бергә калу өчен бөтен тырышлыкны салыйк, дуслар! Ашыгыгыз, подписка кампаниясе инде тәмамлануга таба бара. Соңга кала күрмик!
Мөхәрририят.

Просмотров: 677 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск