Пятница, 03.05.2024, 04:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 26 » Район эчке эшләр бүлегендә
08:50
Район эчке эшләр бүлегендә
Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Чакмагыш районындагы бүлеге җитәкчелеге гражданнарның үтенеч һәм мөрәҗәгатьләрен тулысынча исәпкә алу һәм теркәүне оештыру, полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан җинаятьләрне яшереп калдыруга юл куймау, шулай ук исәп-теркәү тәртибен ныгыту максатында гражданнарын урыннарга чыгып кабул итә. Райондашларыбызга түбәндә күрсәтелгән көннәрдә 15 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 30 минуткача урындагы биләмә хакимияте башлыклары кабинетларында бүлек җитәкчеләре белән аралашу мөмкинлеге тудырыла.
Ачыктан-ачык, ихласлык шартларында
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары-полиция начальнигы подполковник Илдар Әлтәф улы Шәйхетдинов һәм штаб начальнигы, эчке хезмәт майоры Рөстәм Мәхмүт улы Садыйков 27 мартта Яңа Коты һәм 30 мартта – Чакмагыш авыл Советларында кабул итәчәк.
Тыл начальнигы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Радис Рәфис улы Шәңгәрәев белән участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү хезмәте начальнигы полиция майоры Эдуард Мэлис улы Кирәев 26 мартта Тайняш һәм 27 мартта Яңа Балтач авыл биләмәләрендә гражданнар белән аралашачак.
Бүлек начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Вадим Хәниф улы Әһәдуллин белән полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Радик Вазих улы Сәяхов 27 мартта Бәшир авыл биләмәсендә һәм Каразирек авылында, 28ендә – Иске Калмаш һәм Имәнлекул авыл биләмәләрендә, 31 мартта Тозлыкуш авыл Советында кабул итәчәк.
Бүлек начальнигы ярдәмчесе, эчке хезмәт подполковнигы Руслан Әнәс улы Латыйпов белән өлкән оперуролномоченный, полиция майоры Илгиз Салихҗан улы Шәйморатов 28 мартта Аблай авылында, 29ында – Үрнәк авыл Советында, 30ында – Калмашбаш авыл Советында, 31 мартта Рапат авыл биләмәләрендә күзгә-күз карашып аралашачак.
Бүлек начальнигы урынбасары, юстиция подполковнигы Фидрат Фәнәвир улы Фәтхетдинов белән конвой хезмәте җитәкчесе, полиция майоры Рузил Фикус улы Заһидуллин 26 мартта Рәҗәп һәм 30ында – Юмаш авыл биләмәләре халкын кабул итәчәк.
Илдар Шәйхетдинов, 
бүлек начальнигы
 вазифасын вакытлыча башкаручы.

Просмотров: 564 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск