1 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән безнең районда булып, берничә коллективның эше белән кызыксынды. Тәүдә ул үзәк район дәваханәсендә балалар һәм неврология бүлекләрен карап чыкты, аннары тамаша залында табиблар һәм урта медицина персоналы белән очрашты. Арытаба Башкортстан Президенты җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятенә юлланды. Байбулат сөтчелек фермасында хәлләр белән "Базы” кооперативы җитәкчесе Вадим Соколов таныштырып йөрде.
|