лам. Бездә шуңа-шуңа игътибар ителми, власть кешеләр өчен эшләргә тиеш дип таләп итсәгез дә, урында бурычлар үтәлми, диләр. Минемчә, без бу җәһәттән халыкта фикер уяттык, җәмгыять үсешенең дөрес юнәлешен таптык. Дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары кешегә карата йомшаграк була башлады, халыкның проблемаларын аңларга тырыша. Әйе, эш авыр бара, чөнки базар икътисады – бик усал әйбер, капитализм да – каты нәрсә. Совет чорында "капиталистик корылышта власть байларны гына хезмәтләндерә, ә гади кешеләр аның куәтен тәэмин итә”, – дип өйрәндек. Базар икътисады формалашып кына килә, шуңа заманча идеологиягә кире караш әле дә бар, әлбәттә. Бу – авыр, фәлсәфәви мәсьәлә. Тагын бер кабатлыйм: халык базар икътисадын көчергәнешле кабул итә. Тормыш катлаулы булганга гына түгел: бер яктан карасаң, ашарга җитәрлек, йорт бар… Ә бәхет юк. "Ни өчен?” – диярсез. Чөнки гаделсезлек күп, ул көннән-көн арта. Һәм, әлбәттә, власть гади халык ягында булырга, аны якларга бурычлы. Димәк, социаль яклауның, көчсезләргә, мохтаҗларга ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешкә әйләнүе мөһим.
–Шул ук вакытта республикада хәл итәсе социаль-икътисади мәсьәләләр җитәрлек әле. Әмма, хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр…
–Әйе, иң мөһиме – без куйган бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә хәрәкәт бар. Бөтенесен дә бер-ике ел эчендә хәл итеп була, дип уйларга ярамый. Шушы лозунгларны алга сөрү, гамәлгә кертү өчен берничә буын алмашынуы ихтимал. Әмма, кабатлап әйтәм, хәрәкәт бар. Ул җәмәгать фикерендә дә төсмерләнә, тормышта, икътисадта да бар. Күп юнәлешләр буенча дөрес юлга борылдык. Җәмгыять, кеше азат булырга тиеш, аларны икътисади тормышка җәлеп итү, шартлар булдыру кирәк икәнлеген аңлыйбыз.
–Республиканы ил генә түгел, дөнья дәрәҗәсендә дә танытуны төп бурычларыгызның берсе итеп куйдыгыз. Инвестиция җәлеп итү буенча таләпләр дә шуңа бәйле. Бу җәһәттән күп нәрсә эшләнә. Агымдагы елда күпме инвестиция килүе көтелә? Безне аеруча туризм өлкәсе кызыксындыра.
–Туризм – республиканы чит илләргә танытуның төп юлларының берсе. Русия генә түгел, чит ил кешеләре дә бездә матур табигать, ял итү һәм көч алу өчен яхшы мөмкинлекләр барлыгын белергә тиеш. Шуңа исәп тотып та Уфада заманча кунакханәләр төзи башладык. Төп бурыч – мөмкин тиклем күбрәк кеше Башкортстан Республикасы, аның икътисадын алга җибәрү мөмкинлеге барлыгын, бездә эшләү өчен шартлар барлыгын белсен. Күпьяклы мәсьәлә бу. Туризм кирәк дип дистә ярым ел сөйләнәбез, "Башкортстанның алтын боҗрасы”н булдырабыз, дибез, әмма алга китеш авыр бара. Әле мөһим берничә юнәлеш бар. Тәүгесе – курорт-шифаханәләр. Бу система әйбәт кенә формалашкан, ләкин бүген аны ныгытырга, көчәйтергә кирәк. Дәүләт хәстәрлегеннән тыш, шәхси эшкуарларны да җәлеп итү таләп ителә, алар шәхси кунакханәләр, гостиницалар, туристларны хезмәтләндерү өчен объектлар төзергә тиеш. Республика буйлап йөрү өчен транспортны һәм башкаларын да тәэмин итәргә кирәк.
Актив үсешкән икенче юнәлеш – спорт туризмы: тау чаңгысы, елга буйлап агу, җәяүле маршрутлар, спелеология. Өченчесе – халык кәсепләре, кымыз җитештерү, умартачылык һәм башкалар. Халык кәсепләрен тергезү буенча программа кабул итәргә торабыз. Әйдә, кешеләр рәхәтләнеп авылда эшләсен.
–Рөстәм Зәки улы, сүз уңаенда шуны да әйтеп китмәкчемен: ел башында "Башкортстан” гәзите редакциясе Республика халык иҗаты үзәге белән берлектә "Һөнәрче” дигән конкурс игълан итте. Ел азагында Башкорт дәүләт фи-лармониясендә йомгаклау чарасы үткәрергә, җиңүчеләрнең эшләреннән күр-гәзмә оештырырга җыенабыз. Максатыбыз – яшьләрдә, мәктәп укучыларында кәсепчелек белән шөгыльләнүгә кы-зыксыну тудыру, авыл җирендә эшкуарлыкны үстерү. Һәркем балачактан һөнәргә өйрәнсен иде. Оста куллы кеше ач утырмый. Югыйсә, кайберәүләр эш юклыктан Себергә чыгып китә. Андый гына акчаны авылда үзләре дә таба ала бит.
–Мин сезнең белән тулысынча – 100 процентка килешәм. Кирәк булса, ярдәм дә итә-чәкмен. Бик кирәкле проектка тотынгансыз.
–Соңгы вакытта гәзит укучыларны, бөтен республика халкын аеруча тариф проблемалары борчый. Сорау, әлеге дә баягы, торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле. "Гомум йорт ихтыяҗлары өчен” түләү сабырлыкның чигенә җиткерде. Бу җәһәттән Хөкүмәт тарафыннан берәр чара күреләчәкме?
–Беренчедән, Башкортстандагы тарифлар Русиядә иң түбәннәр исәбендә. Мәсәлән, Уфада эссе су, салкын су, җылылык өчен хак Казандагыдан ике тапкырга кимрәк. Бу халык өчен шәп, ә менә торак-коммуналь хуҗалык өчен хөрт. Торакны юнәйтүгә, яңартырга зур мөмкинлекләр юк. Торак-коммуналь хуҗалыкның икътисады белән кешеләр түләгән тарифлар арасында һәрчак "алтын урталык” булырга тиеш. Минемчә, тариф сәясәте һәм торак-коммуналь хужалык мәсьәләләренең Русия Федерациясе субъекты дәрәҗәсендә хәл ителүе мөһим. Артык үзәкләштерү һәм барлык проблемаларны Русиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы аша хәл итәргә тырышу – хаталы юл. Без аны мөмкинлекләребезгә, хәлебезгә карап җайга сала алабыз һәм шулай булырга тиеш тә. Нәрсәне эшләргә, кайсысын эшләмәскә кирәклеге урында яхшырак күренә. Тарифларның түбәнлеге тармакка ярдәм итү өчен бюджеттан өстәмә акча сарыф итүгә китерә. Быел, мәсәлән, 5 миллиард сум тотынылачак. Тарифлар белән шаярырга ярамаганлыгын беләбез. Республикада уртача эш хакы зур түгел, пенсия күләме әз. Без моны аңлыйбыз һәм тарифларны күпкә арттырмыйбыз. Кайбер урыннарда гына түләүләр 10-15 процентка артты. Артабан да балансланган, үлчәнгән, тыныч тариф сәясәтен үткәрәчәкбез. Арту булган хәлдә дә, түли алмаган кешеләргә ярдәм итәчәкбез. Димәк, торак-коммуналь хуҗалыкка түгел, ә нәкъ мохтаҗ кешеләргә максатлы, адреслы ярдәм булачак. Эш хакы түбән булганнарны, ялгыз әби-бабайларны, аз тәэмин ителгәннәрне хәстәрлек белән чолгап алырга кирәк. "Гомум йорт ихтыяҗлары өчен түләү” – Төбәкләр үсеше министрлыгы уйлап тапкан нәрсә, бөтен илгә тиешле әзерлексез кертелде, мин аның белән риза түгел. Эксперимент кирәк булса, бер-ике төбәктән генә башларга мөмкин булыр иде, ә ул бомба кебек тоташ илгә "ыргытты”. Әлбәттә, нәтиҗәдә кирәген алдылар да: халык риза түгел, кайда карама – мутлык, алдашу… 1 апрельдән "ОДН” буенча чикләү кертәчәкбез. Барлык торак йортларны тикшереп чыгачакбыз. "Гомум йорт ихтыяҗлары” дип нәрсә күзаллануын аңларга кирәк. Йортка терәп эшләнгән магазиннар, ателье, чәчтарашлар өчен дә акча ала башладылар бит. Моны тикшерәчәкбез.
–Гәзит укучыларыбызның зур өлеше авыл җирендә яши. Аларны бүген авыл язмышы бик борчый, Русиянең Бөтен дөнья сәүдә оешмасына керүе дә хәвефләндерә. Шушы шартларда Хөкү-мәт агросәнәгатькә ничек ярдәм итәр икән?
–Авыл хуҗалыгы безнең өчен – өстенлекле юнәлеш. Былтыр да, аннан алдагы елда да бу тармакка, крәстияннәргә ярдәм иттек: 5,5 миллиард сум акча сарыф ителде, капиталь төзелеш өчен 16-17 миллиард сум тотынылды. Үзегез беләсез: техника сатып алганнарга 40 процентка чаклы субсидия бирәбез, шуннан файдаланып, авылда хәлләнә башладылар. Былтыр гына өч меңнән артык берәмлек техника – комбайн, трактор, чәчкеч алынды. Сөтнең хакын күтәрү буенча ярдәм итәбез: литрына 1,5-2 сумнан өстәмә дотация бирәбез, ул быел да булачак.
Бөтен дөнья сәүдә оешмасының Русиядәге авыл хуҗалыгын йота, юк итә алуын да яхшы аңлыйбыз. Димәк, авыл хуҗалыгын көндәшлек итүгә сәләтле, рентабельле итәргә тиешбез. Товарның үзкыйммәте чит илдән китерелгәннәренең хакы дәрәҗәсендә булырга тиеш. Мәсәлән, Белоруссиядә сөтнең үзкыйммәте, дәүләт биргән дотацияне исәпкә алганда, 6-7 сум. Ә бездә 15-17, хәтта 20 сум булып китә. Әлбәттә, бу шартларда базарда көндәшлек итеп булмый. Ә ни эшләргә? Өйрәнә башладык. Сөтнең үзкыйммәте кул хезмәтенә таянган, механизация булмаган урында югары икәнлеге ачыкланды. Русиядә беренче булып бердәнбер "500 ферма” программасын тормышка ашыра башладык. Ул бюджетны файдаланып, сөт хуҗалыгын, сөтчелек фермаларын заманга ярашлы яңартуны күзаллай. Кайбер юнәлешләр буенча 30-40 процентка тиклем ярдәм бирәбез. Былтыр тәүге нәтиҗәдән үк шул күренде: үзкыйммәт төшә, хезмәт шартлары яхшыра, эш хакы арта. Хәзер программаны тиз арада ныгытырга һәм артабан үстерергә кирәк. Сөтчелеккә генә түгел, кошчылыкка, иген җитештерүгә дә кагыла ул. Уңыш түбән, әлбәттә. Бик нык тырышканда гына гектарыннан 15-20 центнер алабыз. Шул тиклем булса, сөенәбез. Киләчәктә безгә, бернинди һава шартларына карап тормый, кимендә 20 центнер уңыш алырга өйрәнергә кирәк. Иң артта калган хуҗалыкта да шундый күрсәткеч булуы мөһим. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең кулыннан килә бу.
Бөтендөнья сәүдә оешмасының кире йогынтысына авыл халкының бердәм, көйле эше һәм дәүләтнең ярдәме белән генә каршы торырга мөмкин. Башкача юлы юк. Хәстәрлек күрү артабан да дәвам итәчәк.
–Әйткәндәй, "Башкортстан” гәзите "500 ферма” программасының үтәлешен һәр чак яктыртып бара. Элегрәк малчылык тармагында эш авыр иде. Ә хәзер – икенче күренеш.
–Дөрес, заманча үсеш кирәк. Кул хезмәте – үткән заман күренеше. Без дөньяның иң яхшы агрофирмалары белән ярыша алырга тиешбез. Әлеге проект буенча төзелгән фермаларда кеше рәхәтләнеп эшли. Хезмәт хакы түләнә, саву залы менә дигән, техника куәтле, ашарга, юынырга, ял итәргә урын бар. Савучы хатын-кызлар рәхмәт әйтә, аларга нәкъ шундый шартлар кирәк иде. Бу – Русиядә бердәнбер системалы, аңлаешлы проект. Федераль үзәктән көтеп тормыйбыз, үзаллылыктан файдаланып, үзебез дә эшли алабыз.
–2013 ел Русиядә – Экология, рес-публикада Тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Белүебезчә, бүген табигатьне яклау – иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Һаваны аеруча сәнәгать предприятиеләренең пычратуы бер кемгә дә сер түгел. Су мәсьәләсе дә көннән-көн кискенләшә. Әйтик, Уфа янындагы байтак район халкы шушы сәбәпле күптән интегә. Атап үтелгән мәсьәләләрне киләчәктә ничек хәл итәргә мөмкин?
–Моның нигезендә, әлбәттә, республика сәнәгатенең 70 еллык үсеше ята. Ул экология өчен нәтиҗәсез үтмәде. Иң зур зыянны нефть чыгарудан күрәбез. Безнең республикада гына 40 мең скважина булуы күп нәрсә хакында сөйли. Бер яктан караганда, әлбәттә, нефть чыгару төбәкнең көч-куәтен күрсәтә, әмма аның экологиягә кире йогынтысыннан да котыла алмыйбыз.
Нефтьне тиешле дәрәҗәдә эшкәртмәү сәбәпле, моның белән шөгыльләнгән пред-приятиеләр һавага, җиргә зарар китерә. Соңгы чорда ябылган байтак заводның биләмәсе ифрат начар хәлдә. Тәү чиратта "Химпром” җәмгыятен әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук Ишембайда, көньяк-көнчыгыш районнарында шундый берничә предприятие бар. Ташларны читкә аударып ташлау, алтынны терекөмешле технологияләр кулланып алу һәм башкалар катлаулы экологик хәлгә дучар итә. Элек бит сәнәгать тармагын бер-нигә карамый үстерергә тырышканнар. Әле эшләгән предприятиеләр уртача хәлдә дияргә мөмкин, ә ташландыклары, тиешенчә туктатылмаганнары, әйтеп үткәнемчә, экологиягә зур куркыныч белән яный.
Шушы мәсьәләләрдә ярдәм сорап, Русия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек. "Химпром”ның биләмәсен чистарту өчен – ике миллиард сум тирәсе, Семеновка алтын чыгару фабрикасын тәртипкә китерүгә — бер миллиард сум тирәсе, берничә районда калдыкларны күмү полигоннарын рәткә кертү максатында бер миллиард ярым сумнан артык акча кирәк. Федераль үзәкнең булышлыгыннан тыш проб-
лемадан котылып булмый, һәм ярдәм сорау гадел дә, чөнки бу предприятиеләрдән алынган табыш тәү чиратта ил казналарын тулыландыра.
Икенче яктан караганда, экологиянең торышы кешенең үзеннән, һәр йорттан, урамнан башланырга тиеш. Халык чүп-чарны кайда туры килсә, шунда ташларга гадәтләнде. Бу мәсьәләгә, нигәдер, бик җиңел карыйбыз. Экологик мәдәниятне үстерергә кирәк. Бу җәһәттән дәүләт дәрәҗәсендә башкарасы эшләр бихисап. Көнкүреш калдыкларын күмү полигоннары төзи башлаячакбыз, чүп-чарны сортларга аеруга зур игътибар бүленәчәк. Яндыру технологиясен кулланырга ярамый, чөнки бу юл дөрес түгел. Сортларга бүлү һәм икенче чимал буларак куллану – безнең өчен иң уңайлы ысул.
Өченчедән, мине ял итү урыннарының начар хәлдә булуы зур борчуга сала. Елга-күл буйларын тәртипкә китерергә кирәк. Экология парклары, аеруча сакланган биләмәләр челтәрен үстерү мөһим. Бу җәһәттән Башкортстанның табигать резерваты турындагы карарны ЮНЕСКО аша үткәрүгә ирештек. Биләмәгә Бөрҗән, Белорет, Күгәрчен, Ишембай районнары керә.
Төп максат – табигатьне саклау быел гына булырга тиеш түгел. Бу эшнең даими дәвам итүе, һәр буын вәкилләренең бурычына әйләнүе мөһим.
–Рөстәм Зәки улы, Сез торак төзе-лешенә акча салып алданган кешеләрнең проблемасына зур игътибар бүләсез. Бу җәһәттән эш эзмә-эзлекле алып барыла. Халык хәстәрлекне шатланып кабул итте, күпләр Сездә үз яклаучысын күрә. Шулай да алданган өлешчеләр мәсьәләсе бүтән тумаячак дип ышанырга буламы?
–Әле яңа төзелеш эшләренең якынча 70-75 проценты шәхси акчага башкарыла. Ә хокуки мохит, законнар көчсез. Җитәрлек вәкаләт бирелгән хәлдә, кешеләрне саклау һәм яклау җәһәтеннән каты закон булдырыр идек. Әмма бүген безнең андый мөмкинлегебез юк. Әлбәттә, киң мәгълүмат чаралары аша халык арасында аңлату эше алып барыла, алдарга әзер торган кешеләрнең артуы сәбәпле, игътибарлылыкның мөһимлеге төшендерелә. Бу эшне тагын да көчәйтергә кирәк. Күп кеше, аеруча безнең халык, ифрат ышанучан бит.
Яңа йортларны Торак төзелеше фонды ярдәмендә салу эшен киңәйтергә исәп бар. Ул – коммерциягә корылмаган оешма, фатирларның хакы да зур түгел. Гомумән, алданган өлешчеләргә бәйле вакыйгалар тагын да кабатланмасын өчен торак төзүнең төрле алымнарын эзлибез.
–Киләсе соравыбыз Русиядәге төп проблемаларның берсе булган коррупция хакында. Аңа каршы көрәштә нинди алымнар аеруча нәтиҗәле, һәм алар Башкортстанда кулланыламы?
–Коррупция – бөтен дөньяга хас күренеш. "Син – миңа, мин – сиңа” дигән алымга корылган бу капитализм билгесен без, Совет чоры балалары, белмәдек, андый күренеш җәмгыятькә хас түгел иде. Чит илләрдән килеп керде ул. Шулай да "зирәк укучылар” булып чыктык – илебездә коррупция ныклы үсеш алды. Аңа каршы көрәш алып бару – һәр җитәкченең мөкатдәс бурычы.
Минемчә, казна акчасы – иң изге акча, аңа тияргә ярамый. Мин һәрвакыт шушы идеология белән яшим һәм башкаларны да шуңа өйрәтәм. Казна акчасы – кешеләрнеке, ул мәктәп, дәваханә һәм гомум җәмгыять өчен кирәкле башка биналар төзү, бүтән изге эшләр өчен тәгаенләнгән. Дәүләтнең кесәсенә кул тыктың икән, вазифаңнан бушатылудан тыш, җинаять җаваплылыгына да тарттырылырга тиешсең. Шушындый каты чара күпләрне урап үткәнлектән, ришвәтчелекнең үсеш алу мөмкинлеге һаман да киңәя.
–Авылда да, шәһәрләрдә дә халыкны иң нык борчыганы – саулык саклау өлкәсе. Миллиардлап акча бүленүгә карамастан, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты канәгатьләнерлек түгел. Участок дәваханәләренең, фельдшер-акушерлык пунтктларының ябылуы аеруча зур хафага сала. Моның нәтиҗәсендә бәләкәй авылларга бетү куркынычы яный.
–Әлбәттә, мондый учреждениеләрне ябарга ярамый. Район үзәгеннән еракта яткан авыл халкы ни эшләргә тиеш? Ара 10-15 чакрым булса, сүз юк, соңгы чиктә ябу турында уйларга мөмкин. Аннан ераграк икән, учреждениегә йозак элү урынсыз, бу бернинди калыпка да сыймый.
Әлбәттә, безгә "бәләкәй мәктәпләрне, дәваханәләрне ябыгыз, нәтиҗәсез чыгым-
нарны кыскартыгыз”, – дип югарыдан күр-сәтмә бирәләр. Мәскәүлеләр белән һәрчак бәхәсләшәбез. "Уйламыйча эш итмәгез”, – дип үзебезнең җитәкчеләргә дә әйтеп киләм. Мәсәлән, аз комплектлы мәктәпне ябар алдыннан иң тәүдә ерактагы уку йортына йөрергә юл, автобус, интернат бармы икәнен һәм башка шартларны өйрәнергә кирәк. Киресенчә булган очракта бу вариант яраклы түгел.
Гомумән, мәктәп – авылның үзәге, йөрәге, терәге ул. Дәваханә да шундый ук кадер-хөрмәткә ия.
–Рөстәм Зәки улы, Сезнең спортны яратканыгызны яхшы беләбез. Аны үстерү җәһәтеннән да күп эш башкарасыз. Әйтик, бүген Сезнең ярдәм белән "Уфа” футбол клубы аякка басып килә. Әмма бер четерекле сорау бар: нигә бу клубны үзебезнең компания, мәсәлән, "Башнефть” финансламый? Акча ни өчен "ЦСКА”га китә икән?
–"Башнефть” компаниясе республикага ел саен бер миллиард ярым сум акча бүлә. Шул исәпкә савыктыру, спорт комплекслары төзибез, ремонт эшләре башкарабыз, районнарга ярдәм итәбез. Әлбәттә, бу акчаны спортны үстерү өчен генә файдаланырга мөмкин булыр иде, әмма, минемчә, социаль өлкәгә китүе файдалырак.
Икенчедән, "Башнефть” компаниясенең бүлекчәләре бар. Мәсәлән, "Башкирэнерго” җәмгыяте волейболны хәстәрли, аңа ел да 400 миллион сум акча бүлә. Быел бу спорт төренә "ИНТЕР РАО” җәмгыяте дә ярдәм итә башлады – 300 миллион сум бирде.
Спортка булышлык итү максатында "РусГидро” җәмгыятеннән дә 200 миллион сумлык ярдәм алдык. VI Халыкара балалар уеннарын үткәрүдә "Газпром” оешмасы булышлык итте. Гомумән, зур компанияләрдән ярдәм күрмибез дип әйтеп булмый.
–Халыкның рухиятен баетуга зур өлеш керткән әдәбиятны телгә алмау мөмкин түгел. Әлеге көндә китап бастыру мәсьәләсе аеруча кискен тора. Әдипләр китапларын биш елга бер тапкыр гына чыгару мөмкинлегенә ия. Яңа иҗат итә башлаган кеше нәрсә эшләргә белмичә аптырап кала. Әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткәндә, башкорт язучыларын Русия, хәтта дөнья дәрәҗәсендә белерләр иде. Бу җәһәттән дә омтылышлар акча юклыкка килеп төртелә. Китапларның әз булуы сәбәпле, балаларның үзебезнең язучыларны, шагыйрьләрне белми үсүе – үтә дә аянычлы күренеш…
–Бу проблема белән танышмын. Яшь әдипләр арасында әсәрен чыгарам дип йөреп-йөреп, азактан, ирексездән, иҗаттан ваз кичәргә мәҗбүр булганнар хакында да хәбәрдармын. Чынлап та, китап чыгару, тәрҗемә эше өчен грант булдыру мөһим. "Башкортстан” гәзитенең башлангычын хуплыйм, бу җәһәттән ярдәм итәргә әзермен. Халыкка хезмәт иткән, рух өләшкән әдипләребезгә илһамланып иҗат итү мөмкинлеген булдырырга бурычлыбыз.
–Рөстәм Зәки улы, әңгәмә соңында үзебезнең тармактагы катлаулы хәл турында да әйтеп үтәсе килә. Бүген милли басмалар бик авыр чор кичерә: чыгымнарны 20 процентка кыскартырга мәҗбүрбез. Безнеңчә, республикада милли матбугатка ярдәм итү һәм аны үстерү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру – өлгереп җиткән мәсьәлә. Шушы җәһәттән Сезнең ярдәмгә өмет итә алабызмы?
–Әлбәттә. Үз төбәгебездәге милли басмаларга ярдәм итәргә бурычлыбыз. Бу җәһәттән чараларны көчәйтә алабыз. Хәтта бюджетка карамаган ресурсларны да файдаланырга мөмкин. Бу эшне районнарда да оештырачакбыз. Ярдәм үз вакытында һәм җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Гомумән, матбугат басмаларын ярым-ярлы, сүнеп барган хәлдә тотарга ярамый. Милли мәдәният, милли тарих безнең буында тәмамланырга түгел, ә даими үсәргә, югары үрләргә омтылырга тиеш.
–Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рөстәм Зәки улы. Эшегездә уңышлар телибез!