Понедельник, 29.04.2024, 01:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 27 » Олы тормышка чакырып чыңлады соңгы кыңгырау
10:32
Олы тормышка чакырып чыңлады соңгы кыңгырау
Рапат урта мәктәбен быел сигез укучы тәмамлый. Динар Галиев, Булат Исламов, Гаяз Ишморатов, Альбина Миңнегалиева, Айнур Рәхмәтуллин, Илсөяр Сәлахова, Элина һәм Эльвира Шәйморатовалар һәркайсы унбер уку елы дәвамында тырышып укулары, актив җәмәгатьче булулары белән аерылып торганнар, төрле предмет олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү эшләрендә, спорт ярышларында, сәнгать бәйгеләрендә – гомумән, бөтен эшләрдә даими җиңүчеләр булганнар. Җыеп әйткәндә, чын-чыннан мәктәпнең горурлыгы булып торган шушы егет һәм кызлар өчен оештырылган соңгы кыңгырау бәйрәме истә калырлык булды.
Тантана геройларын иң тәүдә мәктәп директоры Рива Рәис кызы Шәйморатова тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде һәм мәктәпнең Мактау грамоталарын белән истәлекле бүләкләр тапшырды.  Муниципаль район җитәкчелеге исеменнән БР "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры, "Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, муниципаль район Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Сихәт” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Марс улы Усманов, мәгариф бүлеге методисты Эльвира Мингариф кызы Биглова, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте исеменнән биләмә башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов иң ихлас котлау сүзләрен җиткерделәр, үзаллы тормыш сукмагына басучы үсмерләргә изге теләкләргә кушып, кечкенә бүләкләр дә тапшырдылар.
Тәүге укытучылары Равилә Үзбәк кызы Хәбибуллина белән Рим Фаил улы Шәйдуллинның, бишенчедән алып бүгенгә кадәр икенче әниләренә әверелгән сыйныф җитәкчеләре Зарема Мәүлияр кызы Биктимерованың, ветеран укытучы Рәсимә Гыймран кызы Ильясованың, аларны серле бию дөньясына җәлеп иткән Гөлфирә Галләм кызы Зәйнетдинованың, шулай ук унберенчеләрнең әти-әниләренең изге фатиха сүзләре дә бүген җиде юл чатында торган үсмерләрнең күңелләрендә сеңеп калган матур истәлеккә әверелде.
Әлбәттә, бүгенге чыгарылучылардан эстафетаны кабул итеп алучы – көзен беренче сыйныфка киләчәк нәниләрнең самими теләкләре дә, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанабыз. Әйткәндәй, бүген 115 укучы белем алган Рапат урта мәктәбенең беренче сыйныфына яңа уку елында тугыз укучы – өч кыз һәм алты малай киләчәк һәм алар, күренүенчә, бүген мәктәп тәмамлаучыларга лаеклы алмаш булачак.
Моңлы кичә ахырында бүген сигез үсмер өчен соңгы кабат чыңлаган кыңгырау моңы астында унберенчеләр, аллы-гөлле күбәләкләр кебек тезелешеп, кулга-кул тотынышып, серле дә, мавыктыргыч та Өлкәннәр тормышына аяк бастылар. Ак юл сезгә, кадерле унберенчеләр!
Тантананы директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Әхмәт кызы Хөсәенова иң җылы хисләр уятырлык сценарий төзеп, күңел кылларын тибрәтерлек итеп алып барды.
Фәнис Әмирханов.

Просмотров: 669 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск