Воскресенье, 28.04.2024, 23:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 27 » Олы тормышка чакырып чыңлады соңгы кыңгырау
10:28
Олы тормышка чакырып чыңлады соңгы кыңгырау
24 майда, яз аеның матур, кояшлы көнендә Чакмагыш гимназиясендә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел уку йортын  тәмамлаучы 51 егет һәм кыз белем йорты, яраткан укытучылары белән саубуллашты. 88 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлады.
Бәйрәм кәефен биредә һәр җирдә тоясың. Ихатадагы буйдан-буйга эленгән төрле төстәге флагчыклар, фойеда урнаштырылган видеотасмадан мәктәп тормышы, аны быел тәмамлап чыгучыларның сабый, балачактагы һәм әле төшерелгән фоторәсемнәре күрсәтелә. Стеналарга чыгарылыш сыйныфы укучыларның күмәкләп төшкән төсле фоторәсемнәре элеп куелган. Тантана үтәчәк спорт залы бигрәк тә зәвык белән бизәлгән: төрле төстәге шарлар, плакатлар күзгә бәрелеп тора. Залның түрендә зур хәрефләр белән "В добрый путь, выпускники!”, ике ягында "Хуш мәктәп! Рәхмәт сиңа!” һәм "Безне бөек эшләр көтә!” дигән язмалар шушы бәйрәмнең асылын билгеләп тора.
Тантанага мәктәп коллективы бик яхшы итеп әзерләнгән. Кичәге укучыларның зур шатлыгын уртаклашу өчен укытучылар коллективы, шулай ук ата-аналар килгән, алар балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән озатып калдылар. Гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов, тәүдә чыгыш ясап, гимназия җи-тәкчелегенең боерыгын укып ишеттерде, тантанада катнашучыларны шушы күркәм бәйрәм белән котлады, матур теләкләр теләде. Соңгы кыңгырау тантанасына чакырылган кунаклар – Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең Дүртөйле шәһәре һәм районы буенча Чакмагыш районындагы бүлеге начальнигы Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова һәм мәгариф бүлеге баш белгече Әлфинә Фәндүз кызы Гатауллина һәм ата-аналар  исеменнән Илгизәр Гали улы Исхаков, шулай ук гимназиядә театр түгәрәге алып баручы Тәвис Авзал улы Нуриев, башлангыч һәм югары сыйныф укытучылары тәбрикләде, мәктәпне тәмамлаучыларга имтиханнарын уңышлы тапшырып кулларына аттестат алуларын, алдагы үзаллы гомер юлында уңышлар, бу тормышта югалып калмыйча максатларына ирешүләрен, җәмгыятькә лаеклы кешеләр булып, анда үз урынын табып яшәүләрен, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.
Яңа тормышка аяк басучы егет һәм кызларга бу көнне изге теләкләр бик күп әйтелде. Мәктәпне тәмамлаучылар үзләре дә матур чыгышлар әзерләгән иде. Белем биргән яраткан укытучыларына һәм әти-әниләренә чәчәкләр бүләк иттеләр. Алар җырлаганда һәм биегендә күпләрнең күзеннән яшь тәгәрәде. Әйдә, шатлыклы күз яшьләре булсын алар! Иң соңыннан һәркемне дулкынландырган соңгы кыңгырау яңгырады, аннары бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәм чарасы ике сәгатьтән артык дәвам итте. Анда катнашучылар җылы хатирәләр, матур тәэссоратлар белән таралышты.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск