Понедельник, 29.04.2024, 04:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 27 » Олы тормышка чакырып чыңлады соңгы кыңгырау
08:50
Олы тормышка чакырып чыңлады соңгы кыңгырау
24 май. Искиткеч матур, якты  көн. Бар җиһанга кояш җылы нурларын сибә. Шатлыклы да, шул вакытта сагышлы да көн бу, чөнки нәкъ бүген чыгарылыш сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Әйе, мәктәпләрдә узып баручы балачакның төп озатучысы – соңгы кыңгырау яңгырады. Онытылмас көн. Быел районыбызда 361 укучы – тугызынчы  һәм 213 укучы унберенче сыйныфны тәмамлый.
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә икенче туган йортка әверелгән  уку йорты белән хушлашу тантанасы дулкынландыргыч, истә калырлык булды. Шау чәчәкләр бәйләме, шарлар тоткан укучылар, ата-аналар, укытучылар, абый-апалар мәктәп алдына бәйрәм тантанасына ашыктылар. Уку алдынгылары, мәктәп, район, республика күләмендә үткән олимпиада-бәйгеләр призерлары,  төрле конкурсларда катнашучылар, күп тапкырлар мәктәп данын яклаган спортчылар, мәктәп һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашучылар – 65 унберенче сыйныф егет һәм кызлары тантаналы линейкага тезелделәр. Укучыларның күзләрендә яшь тамчысы ялтырый, йөзләрендә бераз моңсулык та сизелә. Алар белән бергә ата-аналар, укытучылар да борчылалар, алда әле имтиханнар һәм озакламый туган мәктәпләре белән бөтенләйгә хушлашу…
 Тантаналы чараны ачык дип игълан иткәннән соң алып баручылар сүзне мәктәп директоры Ришат Фәнил улы Хәмидуллинга тапшырды. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларының төрле бәйгеләрдә бик күп призлы урыннар алулары хакында горурланып  сөйләде һәм зур тормышка аяк басулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Шулай ук мәртәбәле кунаклар – Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы, район Советы депутаты Раил Рифгать улы Мохтаруллин, балалар иҗат үзәге директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде. Артабан алып баручылар муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре  һәм спорт комитеты рәисе Илшат Рәфил улы Әрдәшировның котлау хатын укып ишеттерде. Чыгарылыш сыйныфларның беренче укытучылары – Фәнүзә Мид-хәт кызы, Резеда Мисбах кызы, Лилия Әхтәм кызы һәм Гөлназ Ришат кызы исеменнән чыгыш ясаган Резеда Мисбах кызы Ширәева, ә инде олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнгән бүгенге чыгарылышларны алардан кабул итеп алып, җиде ел дәвамында төпле белем һәм күңел җылысын биргән  сыйныф җитәкчеләре – Любовь Константиновна Әхмәтова, Резеда Наил кызы Халикова, Сәрия Сәгыйть кызы Вахитованың теләкләре аеруча дулкынландыргыч булды. Барлык ата-аналар исеменнән белем һәм тәрбия биргән, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан, кыенлыкларны җиңәргә өйрәткән укытучыларга, гомумән, мәктәп коллективына ихлас рәхмәт сүзләрен барлык ата-аналар исеменнән  Светлана Дарис кызы Кәримова, Алия Зиннур кызы Гарапова, Гүзәл Фәнис кызы Мофаззалова җиткерде. Чыгарылыш сыйныф укучысы Лариса Шакирова үзләрен укыткан укытучыларга, ата-аналарына җылы рәхмәт сүзләре белдерде. Беренче сыйныф укучылары кызыклы шигырь юллары белән абый-апаларын котладылар.  Унберенчеләр нәни беренчеләргә Белем иленә үрләргә китап буләк итсә,  беренчеләр дә истәлекле бүләкләр әзерләп алып килгәннәр. Быел тугызынчы сый-ныфны тәмамлап, дәүләт аттестациясе сынауларын тапшы-рырга әзерләнгән  69 егет һәм кызга да изге теләкләр җиткерделәр, уңышлар юлдаш булуын теләде алып баручылар.  9б сыйныф укучысы Динар Фәйзуллин баш-каруында "Укытучыма” җыры да тантана бизәге булды. Һәр чыгарылыш сыйныфның бәйрәм вальсы, заманча биюләре, шигырь-җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Унберенчеләрне туган мәктәпләрендә соңгы дәрескә чакырып чыңлаган соңгы  кыңгырау моңын яңгырату бәхете Руслан Арсланов һәм беренче сыйныф укучысы Зарина Халикова өлешенә тиде. Яшьләрнең барлык  уй-теләкләре чынга ашсын дип, зәңгәр күккә шарлар бәйләме күтәрелде. Тантаналы бәйрәмне 11в сыйныфтан  Руставил Нуркаев белән 10 б сыйныф укучысы  Энҗе Гәрәева алып барды. Музыкаль яктан А. М. Нәбиуллин бизәде. Чараны оештыруда өлкән вожатый  Гөлчәчәк  Мәүлет кызы Мәһәдиева, Эльвина Мансур кызы Бәдретдинова, укытучылар  Гүзәл Фәнис кызы Мофаззалова,  Римма Радим кызы Баянова зур тырыш-лык салды. Алар шулай ук аны оештыруга ярдәм иткән мәктәп директоры Ришат Фәнил улы Хәмидуллинга, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Әльбап кызы Йосыповага, чыгарылыш сыйныфларга биюләрне салырга әзерләшүче Балалар иҗат үзәге педагоглары һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтле.
Айгөл Миргазова.

Просмотров: 746 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск