Суббота, 04.05.2024, 17:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 22 » Әнкәйләрнең бөтен күркәмлеге
07:40
Әнкәйләрнең бөтен күркәмлеге
15-16 ноябрьдә Уфада үткән V Бөтенрусия аналар форумына район делегациясе дә барды. Әлеге чараны Халыкара "Ана” хәйрия фондларының җәмәгать ассоциациясе белән берлектә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештырды. Аның эшендә Русиянең 44 субъектыннан 120 вәкил, шулай ук республикабыз шәһәрләре һәм районнарыннан сайланган делегатлар катнашты. Моңа кадәр андый форумнар Мәскәүдә, Петербургта һәм Ульяновскида үткәрелгән иде. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы юнәлеш биргән чараларны форумда катнашучылар югары әзерлекле дип бәһалады.
Аналар форумында катнашучылар гаилә институтын ныгыту, хатын-кыз – ананың социаль статусын күтәрү, әниләр һәм балаларны яклау, җәмәгатьчелек һәм гражданлык җәмәгате институтларының игътибарын хәзерге замангы гаилә, әниләр һәм балалар проблемаларына юнәлтүне төп максат итеп куйды. Башкортстаннан  җыелган делегатлар өчен "Үзгәреп торучы җәмәгатьтә гаилә һәм хатын-кыз” темасына оештырылган семинарда иң көнүзәк мәсьәләләр кузгатылды, аларны хәл итү юллары билгеләнелде. Форумда кабул ителгән резолюциянең эчтәлеге белән район үзәк китапханәсе сайтында танышырга мөмкин.
Ике көндә дә кунаклар өчен Конгресс-холл сәхнәсендә республикада киң билгеле танылган иҗади коллективлар, шул исәптән балалар ансамбльләренең чагу чыгышлары күрсәтелде. Без үзебезнең республикабыз һәм аның талант ияләре өчен сокланып та, горурланып та утырдык.
Әлеге чарадан без, үзебезнең район делегатлары, зур идея һәм планнар белән рухланып, дәрт алып кайттык. Районыбызның көчле ир-егетләре белән берлектә аларны, һичшиксез, тормышка ашырырбыз, дип өметләнәбез.
Эльвира Газизова,
район үзәк китапханәләр системасы
директоры, форум делегаты.

Просмотров: 643 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск