Среда, 01.05.2024, 21:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 18 » Ничек соң, ничек, Ирина, сылу кыз булулары?..
11:43
Ничек соң, ничек, Ирина, сылу кыз булулары?..
Көннәр аяз, күктән алсу нур сибеп, кояш көлә. Җиргә көмеш тамчы тама, сагынып көтеп алган яз килә.... Яз әле башлана алмаса да, кояш барыбер үзенекен итә, иркәли, җылыта. Күңелләрне кояш иркәләгән,  тиздән киләчәк язның назлы җиле бит очларыннан үпкән, шатлыкларга бай, күңелле көннәрнең берсендә – 28 февральдә Уфада "Нур” татар дәүләт театрының зур залында яшьлек, матурлык бәйрәме – "Нәүрүз гүзәле –2014” конкурсы үткәрелде. Яз тамчылары белән сафлык, күңелләргә илһам килгән мизгелдә үткәрелә торган бу бәйрәм ата-бабаларыбыздан килгән. Гореф-гадәтләребезгә тугры калып, быел да республикада уникенче тапкыр "Нәүрүз гүзәле –2014” конкурсы оештырылды. Бирегә халкыбызның бүгенгесе белән киләчәген тоташтыручы, милләтебезнең иң акыллы, сөйкемле, лаеклы кызлары җыелды. Конкурсны Башкортстан татарлары конгрессы, татар хатын-кызларының "Сәхипҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы, "Азатлык” яшьләр берлеге, "Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы үткәрде. Жюрига "Берлек”нең Башкарма комитеты рәисе Халисә Мөхәммәдиева җитәкчелек итте. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев та бар иде. Бәйге-тамашага килгән Татарстан Республикасы кунаклары, танылган артистлар, эшлекле даирәләр вәкилләре аның дәрәҗәсен тагын да арттырды. 
Конкурс  арабызда яшәгән милли рухлы, чибәр, акыллы, сөйкемле, рухи яктан бай күңелле кызларны халыкка күрсәтү, милли традицияләрне саклап калу, милли йолаларны, го-реф-гадәтләрне яңарту максатында оештырылды. Шушы искиткеч матур финалда катнашу бәхете безнең район сылуы – Ирина Азат кызы Сәйфуллинага да елмайды. 
Кыш белән яз очрашкан көнне Уфа "Нур” татар дәүләт театрында Авыргазы, Кыйгы, Балтач, Борай, Илеш, Туймазы, Чакмагыш, Ярмәкәй районнарыннан, Мәләвез һәм Уфа шәһәрләреннән 12 кыз көч сынашты. Алар арасында студентлар, һөнәр алып, эшләп йөрүчеләр, мәктәп укучылары да бар иде. Унике көн дәвамында башкаланың "Сәламәтлек чишмәсе” профилакториенда  актерлык осталыгы, вокал, хореография, пластика дәресләре алып, сылулар татар теле, мәдәният, гореф-гадәтләрне белү буенча белемнәрен ныгытты, җыр-бию буенча осталыкларын арттырды. 
Кызлар буй һәм гәүдә параметрлары буенча гына сайлап алынмады. Беренче сынау – үзләре белән таныштыру. "Минем хыялым” дип аталган чыгышларын катнашучыларның күбесе шигъри формада әзерләгән. Кызлар үзләрен сәхнәдә тота беләме, тамашачылар алдында югалып калмыймы,  татар телендә дөрес сөйләшәме – танышу дәвамында бәһалаучылар  бу сорау-ларның һәммәсенә дә җавап тапты. Хыял  һәр кешенең, аеруча яшьләрнең күңел түрендә яши. Талпынырга торган кош сыман ул. Бу чыгышлар кызларның эчке дөньялары, кичерешләрен ачып салды. 
Узган елда район күләмендә үткәрелгән "Нәүрүз гүзәле –2013” конкурсында Ирина Азат кызы Сәйфуллинаның җиңү яулап, Гран-прига лаек булганын хәтерлисездер. Быел республикада үткән бәйгегә катнашырга баруы да очраклы түгел. Бу турыда Ирина күптәннән хыялланган – кыюлыгы гына җитмәгән. Менә, ниһаять, быел үткән матурлык конкурсында ул үзен сынап карарга булды. 
"Нәүрүз гүзәле”нең беренче туры Дүртөйле шәһәрендә үткәрелде. Монда Ирина визит карточкасын тәкъдим итеп, татар халык җыры "Гармун алыйк әле, дускай”ны башкарды. Искиткеч мөлаем, тыйнак, чибәр кыз, беренче турны уңышлы үтеп, икенче турда катнашу бәхетенә иреште. Ул исә Уфа "Нур” татар дәүләт театрының кече залында уздырылды. Күз явын алырлык сылу  якташыбыз Ирина, конкурсның бу этабыннан да үтеп, финалга чыкты. 
Иринабызның район, республика, Русия күләмендә үткәрелгән бик күп конкурсларда катнашканын беләм. Ул 2013 елда Уфа шәһәрендә яшь музыкантлар арасында үткәрелгән Бөтенрусия конкурсында катнашып, беренче дәрәҗәле лауреат исемен яулаган. "Илһам” конкурсы, урындагы Чакмагыш телевидениесе үткәргән "Кояштай нурлы балачак”  конкурсларында беренче дәрәҗәле дипломант исемен алуга ирешкән. 2012 елда уздырылган "Язгы тамчылар” конкурсында  районда беренче урынны алган булган, "Урал-батыр” эпосы буенча үткәрелгән нәфис сүз конкурсында беренче урынны яулап, Сибай каласында үткән республика этабында катнашу бәхетенә ирешкән. 
"Нәүрүз гүзәле –2014” конкурсыннан мин онытылмаслык якты тәэссоратлар алдым. Биредә танылган җырчы Идрис Кәлимуллин, Казаннан Артур Маузир Сакс һәм башка билгеле кешеләр бар иде” – ди Ирина. Күзләре бәхет чәчеп торган кыздан киләчәккә хыялы белән кызыксындым. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы матурлык алиһәсе: "Мин якташым Зөлфия Шакирова кебек  танылган җырчы булырга хыялланам. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗатына гашыйкмын. Күптән түгел генә алар безнең районга концерт программасы белән килгән иде. Тамашага барганнан соң  йөрәк түрендә яшәгән хыялым яфрак яра башлады. Киләчәктә мин Казан дәүләт сәнгать университетына укырга керү теләге белән янып яшим” , – диде Ирина. 
"Нәүрүз гүзәле” конкурсында тамаша залына Иринаның бик күп җанатарлары җыелган иде. Алар алкышлары белән аңарга көч һәм илһам бирде. Ирина аларның өметләрен аклады: гүзәлебез конкурсның өч номинациясендә җиңү яулады. "Сандугач”, "Диләфрүз" гәзите, "Сөембикә” журналы  номинацияләрендә бүләкләнде ул. Идрис Кәлимуллин аңа үзенчәлекле бүләк – үзенең җырлары җыентыгы белән МР3 дискын, плакатларын һәм көмеш алкалар белән көмеш муенса бүләк итте. Конкурста катнашучылар шулай ук башкаланың "Рапацентр” ял йортына ике кешелек путевка белән бүләкләнде. 
"Бәйгедә катнашкан һәр кеше күңелемдә уелып калды. Алар ничектер күңелгә якын, туган булып әверелде. Һәрберсе белән бәйле булган хисләр, хатирәләр бар. Без бит кечкенә гаилә булып тупланып өлгердек! Мине конкурска чакырып, анда катнашканда ярдәм итеп, һәрвакыт янәшәмдә терәк  булганнары өчен муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитеты рәисе  Илшат Рәфил улы Әрдәшировка, яшьләр үзәге директоры Индира Альберт кызы Гәрәевага, әти-әнием – Айсылу Венер кызы белән Азат Риф улына, сеңлем Алсуга, сыйныф җитәкчем Дилара Фәрит кызы Ислакаевага, сыйныфташларыма, туганнарыма, җанатарларыма чиксез рәхмәт җиткерәм”, – диде гүзәлебез Ирина. 
Лиана Ханмурзина. 


Просмотров: 951 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск