"Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшчәннәре узган хуҗалык елын уңышлы тәмамлады. Аеруча терлекчелектә эшләр нәтиҗәле булды. Ел ахырына Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасы савучысы Фәнәзия Гарифуллина тулай савымны 301391 центнерга җиткерде. Аның күрсәткечләре иң югарысы. Сыйрышбаш фермасы савучысы Гөлназ Зәйнуллина (278665 ц. тулай савым) һәм Тозлыкуштан Әлфия Мохтарова (170335 ц.) савучылар арасындагы ярышны әйдәп бара. Товарлыклы сөтчелек фермалары арасында Сыйрышбаш фермасы (мөдире Самат Хәкимов) яхшы нәтиҗәләре белән куандыра. Биредә һәр сыердан уртача савым 6440 кг тәшкил итте. Былтыргысы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 571 килограммга арткан. Тозлыкуш (мөдире Э.Ялаев) һәм Яңа Мортаза (Р.Әбелкарамов) фермалары коллективлары җитештерүчәнле эшләде. Сөт савып алу 529-646 килограммга артты. Бу күрсәткечләр нигезендә коллективның һәр әгъ-засының намуслы, тырыш хезмәте ята. Хуҗалык буенча һәр сыердан уртача 5627 кг сөт савып алынды, бу узган елгы күрсәткечтән 598 килограммга артыграк. Хуҗалыкның баш зоотехник-селекционеры Гөлнара Мохтарова бозау караучылар Рузидә Галләмова белән Рәфидә Хәбибуллинаны мактап телгә алды. Алар зооветеринария таләпләрен төгәл үтәргә тырыша, эшен күңел биреп башкаргач, яшь үрчемнең үсеше, сакланышы да әйбәт. Маллардан тиешле артым алу буенча Сыйрышбаш (тәүлегенә 582 грамм), Тозлыкуш (570 грамм) һәм Яңа Мортаза фермалары (541 грамм) коллективлары уңышлы гына эшләп килә. Узган ел ахырына матур күрсәткечләр белән килгән алгалылар агымдагы елны да уңышлы башлады. Шамил Рафисов.
|