Понедельник, 29.04.2024, 01:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 25 » “Нәүрүз гүзәле – 2013” конкурсы үтәчәк
10:17
“Нәүрүз гүзәле – 2013” конкурсы үтәчәк
Яшьләрнең ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, милли мәдәниятне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,  туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында муниципаль район хакимияте агымдагы елның 6 апрелендә "Нәүрүз гүзәле – 2013” район конкурсын үткәрү турында карар кабул итте.
Гүзәлләрнең район конкурсын үткәрү тәртибе, җиде кешедән торган оештыру комитеты расланды. Оештыру комитетының рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков. 
Конкурс шартларына ярашлы, анда 16 дан 25 яшькәчә кызлар катнаша ала. Финалга үткәннәр өчен хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча белгечләр белән занятиеләр оештырылачак. Бәйгедә катнашучыларга төп таләпләр түбәндәгеләр: татар телен, халкыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен белү мөһим шарт итеп куела. Шулай ук сәхнә культурасы, гәүдәнең матурлыгы, табигатьтән бирелгән чибәрлек һәм мөлаемлек, акыл һәм  тапкырлык кебек сыйфатларга  ия  булу да исәпкә алына.
Конкурс өч турда үтәчәк. Беренчесе – 22 мартка кадәр. Конкурста катнашырга теләүчеләр анкета тутыралар, фоторәсемнәрен тапшыралар. Заявкалар Чакмагыш  авылы Ленин урамының 70 санлы йортында урнашкан Яшьләр үзәгендә (беренче мәктәп интернаты бинасы, 2 нче катта) кабул ителә. Телефоннар: 3-12-63, 3-13-47.
Икенче турында бәйгечеләрне сайлап алу булачак. Бу чара 26 мартта район мәдәният йортында үтәчәк. Һәрбер катнашучы 3-5 минутлык "Минем хыялым”  визиткасын әзерләп килергә тиеш. Анда бәйгедә катнашучы кыз үзе белән кыскача таныштыра (самопрезентация), тәкъдим ителгән әлеге тема буенча уй-фикерләрен әйтә. Аннары иҗади конкурс үткәрелә. Монда татар биюе күренеше, җыр башкару, актерлык осталыгы, һәркем нинди дә булса бер өлкәдә үзенең талантын күрсәтә. Актерлык осталыгында шигырь, мәсәл, проза әсәрен сөйләргә кирәк булачак. Иң соңыннан кием  модельләрен күрсәтү була. 
Өченче тур – финал. Ул район мәдәният йортында 6 апрель – шимбә кичендә 19 сәгатьтә башлана. Конкурста призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнә: гран-при, беренче, икенче һәм өченче урыннар. Жюри карары белән шулай ук махсус призлар да булдырыла, иганәчеләрнең призлары да булдырылырга мөмкин.
Конкурсны абруйлы иҗади интеллигенция вәкилләреннән торган компетентлы жюри үткәрә. Жюри карары гади күпчелек тавыш белән кабул ителә.
Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә "Нәүрүз гүзәле – 2013” конкурсын үткәрүдә  иганәчелек ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен эзләргә тәкъдим ителде.

Просмотров: 727 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск