"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы районыбызда тотрыклы икътисадлы, алга карап эш итә белүче хуҗалыклардан санала. Тиешенчә шартлар тудырылган хуҗалыкта мал кышлату яхшы бара. Хуҗалык рәисе Фәргат Фәрит улы Ваһапов һәм бу тармак өчен җаваплы белгечләр мал кышлатуга җитди әзерлек тәэмин иткән. Хуҗалыкның булган дүрт фермасында да азык тарату җайланмалары көйле эшли. Барлык малларга да алар ярдәмендә азык җиткерелә. Үткән ел белән чагыштырганда продукция җитештерү һәм алу күрсәткечләре югары дәрәҗәдә. Маллар санын киметүгә юл куелмаган. Бүгенге көндә хуҗалыкта 2378 баш мал асрала, шуларның 600е – савым сыеры. Малларны уңышлы кышлатып чыгару өчен азык җитәрлек тупланып куелган. Савучылар Ләлә Әхмәтҗанова, Рәмилә Муллаянова, Заһидә Галләмова, Гөлназ Хөрмәтуллинаны да мактап телгә алырлык. Хуҗалыкта алар тырышлыгы белән 115 центнер сөт җитештерелә, аның 105 центнеры эшкәртү предприятиеләренә сатыла. Терлекчеләр Лиана Рәхимова, Рәзиф Муллаянов, Гөлсинә Хакова, Фәнзилә Маннапова яшь бозауларны тәрбияли. Маллар арасында йогышлы чирләр таралуга да юл куелмый. Яңа туган бозаулар арасында да үлем очраклары юк, үрчемне сәламәт итеп үстерергә омтылалар. Хуҗалыкларның машина-трактор мастерскойларында да эш яхшы оештырыла. Техниканы язгы чорга әзерләү тәмамланган. Культиваторлар, чәчү агрегатлары, тырмалар – бар да тәртиптә. Хезмәтенә күрә хөрмәте – хуҗалык алдынгылары Фирдәвис Гәрәев, Рафаэль Ханов, Альберт Галләмов, Рәкыйп Камалов, Венер Әсфәндияров техниканы төзекләндерүгә зур өлеш керткән. Хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе дә яхшы хәл ителгән, эштә өзеклекләр булмый. Әйткәндәй, эшчәнлекне яхшырту, нәтиҗәлелекне арттыру өчен "Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында мөмкинлекләр җитәрлек. Лиана Ханмурзина.
|