Понедельник, 29.04.2024, 06:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 20 » Мәшәкатьле көннәр
09:49
Мәшәкатьле көннәр
17 майга сабанашлык культуралары 34445 гектарда чәчелде (план 59351 га). Шул исәптән, бөртекле, бөртекле-кузаклы, культуралар 26568 га урнаштырылды. Бу планга карата 74 процент тәшкил итә. Көннәрнең җылы, коры торуы, туфракның өлгерүе техник культураларны чәчү мөмкинлеген дә тизләтте. Хәзер шикәр чөгендере, көнбагыш чәчү дә дәррәү бара, бер хуҗалыкта кукуруз чәчелә. «Базы», «Герой» һәм Ленин исемендәге кооперативларда ике көн элек үсентеләрне химик утау башланды.
«Герой», «Базы», «Алга» кооперативларында чәчү темпы югары. Башка хуҗалыкларда да эшләр дәррәү бара, аяз көннең һәр сәгате, һәр минуты эш өстендә үтә.
Киләсе уңышка нигез салу белән беррәттән, район хуҗалыкларында малларны җәйге көтүлекләргә чыгару буенча да хәстәрлекләр күрелә. Бу җаваплы эшне атна азагына чаклы тәмамлау бурычы куелды. Малларны көтүлекләргә чыгарып җәйге лагерьларда сава башлагач, савым тагын да артты. Кичәге мәгълүматлардан күренүенчә, фермаларда 17 майда 1242,73 центнер сөт җитештерелде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 21,1 центнерга артык. Бу көнне дәүләткә 26,77 центнерга күбрәк сөт сатылды.
Менә шулай авыл эшчәннәре өчен мәшәкатьле көннәр дәвам итә.
Просмотров: 584 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск