Среда, 01.05.2024, 18:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 25 » Мөмкинлекләре чикләнмәгән!
07:15
Мөмкинлекләре чикләнмәгән!
Паралимпиядән соң туган уйлар
Февраль-март айларында Сочида үткән кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары тарихта калды. Дүрт елга бер уздырыла торган дөнья күләмендәге иң зур спорт бәйрәмен мин дә игътибар белән карап-күзәтеп бардым. Планетаның иң көчле атлетлары анда үзара көч сынашты. Уеннарның безнең илдә үткәрелүенең өстенлеге бәхәссез. Спорт ареналарында барган төрле ярышлар үзәк телеканаллар аша тәүлек әйләнәсенә диярлек күрсәтелде. Бәйгеләргә әзерлек барышы, Олимпия авылы, спортчыларның шәхси тормышына кагылышлы хәбәрләр белән дә танышып бардык. Мин, мәсәлән, керлинг, следж-хоккей, фристайл, бобслей, сноуборд кебек спорт төрләрен элек өстән генә белә идем. Ә бу юлы һәркайсының эченә "кереп китеп” карадым, ярыш шартлары, аларга бәһа бирү хакында күп нәрсә белдем.
Бүген сүзем русиялеләрне генә түгел, ә бөтендөнья халыкларын сокландырган Паралимпия уеннары турында. Уеннарны ачу һәм ябу церемонияләре фантазиягә никадәр бай, бик тә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырылуы турында күп язылды. Чаңгы трассаларында, боз мәйданында спортчыларның җиңү өчен көрәшүләре дә, көярмәннәрнең тавышлары карлыкканчы җан атулары да, җиңү шатлыклары, сөенечтән чыккан күз яшьләре дә һич онытылырлык түгел, ул бәхетле мизгелләр бүген дә күз алдында. Телевизор экраннарына текәлеп, без дә җиңүләр өчен шатланып утырдык. Ә гомергә истә калырлык вакыйга-тамашалар бу уеннарда күп булды.
Хәтерегездәдер, 23 март кичендә "Фишт” стадионында уздырылган спорт бәйрәмендә төрле төстәге зур-зур кублардан инглизчә "Мөмкин түгел” дигән сүз эленеп тора иде. Мәйдан уртасына коляскада чыккан Русия спортчысы  куллары ярдәмендә (аның ике аягы да юк) аркан буйлап бик биеккә җитез генә үрмәләп менде дә, иң өстәге бер кубны этеп җибәрде. Озак та үтмәде, бу хәреф үз урынына куелгач, әлеге сүзнең мәгънәсе бөтенләй үзгәрде – "Мөмкин” дигән яңа сүз барлыкка килде. Паралимпия уеннарының төп идеясе шуңа кайтып кала: кеше өчен мөмкин булмаган нәрсә юк, ул, алдына максат куйса, тырышса, барысын да булдыра, хәтта артыгын да…  
Паралимпия спортчылары турында тыныч кына сөйләү мөмкин түгел. Рәсми телдә аларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, дип йөртәләр. Аларны язмыш һич аямаган. Моны мин тән сәламәтлегенә карата әйтәм. Кайсы тумыштан гарип, кайсы автомашина авариясендә яисә поезд астына эләгеп аяк-кулсыз калган. Арада хәрби бәрелешләрдә катнашып яки эш урынында бәхетсезлек очрагына эләгеп гарипләнгәннәр дә бар. Күзләре күрмәгән, колаклары ишетмәгән, сөйләшә алмаганнар да байтак. Саулыкка туймасалар да, алар – гаҗәеп соклангыч, уникаль кешеләр! Спортта, мәсәлән, үзләрен һич кенә дә гарип-инвалид, мөмкинлекләре чикләнгән, башкалардан ким-хур итеп тоймыйлар. Язмышның авыр сынауларын һәр көн, һәр сәгать-минут җиңә-җиңә алга баралар, хәрәкәттә — бәрәкәт дип, тулы канлы тормыш белән яшиләр. Һәм, күрүебезчә, гаять зур казанышлар яулыйлар. Килешерсез, сау-сәламәт кешеләр дә спортта мондый уңышка ирешә алмый. Ә алар булдыра! Ә бит җиңү бервакытта да җиңел генә бирелми. Күп еллар дәвамында зур физик эш, озайлы һәм ныкышмалы күнегүләр, ихтыяр көче, оптимистик рухлы булу нәтиҗәсендә яулана ул биек үрләр. 
Сочидагы спорт ярышлары тәмамланса да, анда безнең ил спортчылары ирешкәннәргә сокланып туя алмыйбыз. Русия җыелма командасы Олимпия уеннарында барлыгы 33 медаль (иң күбе!) яуласа, Паралимпиадада җәмгысе 80 (30ы – алтын, 28е – көмеш, 22 се – бронза) медаль алдылар! Мондый рекордлы күрсәткечкә кышкы Паралимпия уеннары тарихында бер генә ил командасы да ия булмады. Бүген алар — чемипионнар һәм призерлар – чын-чынлап безнең заман геройлары. Тыныч тормышта да батырлыкка урын бар, дигәннәрен нәкъ менә аларга карата әйтергә тулы хокукыбыз бар. Без ватандашларыбызның батырлыгына сокланабыз. Алар безгә, бигрәк тә яшьләргә, ватанпәрвәрлек, патриотизм үрнәге күрсәтеп яшиләр, илебез данын яклап, аның абруен тагын да югарырак күтәрүгә  булышлык итәләр.
Узган атнада паралимпиячеләр Сочидан туган якларына әйләнеп кайттылар. Триумфаторларны һәркайда бик җылы каршыладылар, чәчәкләргә күмделәр, күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләре әйттеләр. Башкалабыз Мәскәүдә җиңүчеләргә орден-медальләр тапшырылды. Теләкләре буенча акчалата дәртләндерелде, яисә кыйммәтле чит ил автомашиналары, фатирлар белән бүләкләнделәр. Алар – көчле ихтыярлы, батыр йөрәкле, таза беләкле кешеләр – моңа чын-чыннан лаек. Хәер, алар медальсез дә чемпионнар. Аларга тиңнәр юк! Андый мәртәбәле  бәйгеләрдә катнашу — үзе зур бәхет. Бу тормышта иң авыры — үз-үзеңне җиңү, диләр. Бу канатлы, акыллы сүзләр нәкъ менә паралимпиячеләргә кагыла да инде. Стартка басып, үз-үзләрен җиңеп, мөмкин булмаганны эшләделәр: безне таң калдырып, авыр чаңгы трассасында җилдән җитез үттеләр, таудан гаять зур тизлектә (бер аякта!) шуып төштеләр, боз мәйданында курку белмәс хоккейчыларыбыз батырларча, кыю алыштылар. Һәркайда җиңү өчен кызу көрәш булды. Паралимпияче спортчылар башка меңнәрчә, миллионнарча кешеләргә җиңүгә шанс бирделәр, бетмәс энергия, көч-куәт өстәделәр, өмет-ышаныч уяттылар, авыр чакта да төшенкелеккә бирелмичә, югалып-каушап калмыйча алга барырга кирәклеген күрсәттеләр. 
Билгеле булуынча, 2014 елгы Паралимпиадада безнең республикадан биш спортчы катнашты. Алар — призерлар – Азат Карачурин, Кирилл Михайлов, Ирек Зарипов, Александр Давидович – ике алтын, бер көмеш һәм дүрт бронза медаль алып кайттылар. Геройларыбыз безнең өметләребезне тулысынча акладылар. Җиңү белән кайткан Сочи геройларын  туганнары, дуслары һәм көярмәннәр белән беррәттән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов каршылады, аларга ихлас рәхмәт сүзләре әйтте. Республика башлыгы Башкортстан спортчыларының Олимпия һәм Паралимпия уеннарында җиңүләренә багышланган зур бәйрәмгә әзерлек барышы турында да сөйләде. Республикабыз да, вәгъдә ителгәнчә, данлы спортчыларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәчәк, матди яктан да дәртләндерәчәк.
Озак та үтмәс, бераз ял итеп алгач, алар Көньяк Кореядә үткәреләчәк Олимпия һәм Паралимпия уеннарына әзерләнә башларлар, һәркөнне күнегүләр ясап, күп төрле ярышларда катнашып, осталыкларын арттырырлар, чыныгу алырлар. Алар янә бөтендөнья халыкларын үзләренең зур җиңүләре белән сокландырырлар.
Рәшит Вахитов. 

Просмотров: 1086 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск