Понедельник, 29.04.2024, 02:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 26 » Мәктәп хәбәрләре
07:19
Мәктәп хәбәрләре
*15 мартта гимназиядә "Аҗаган” уены үткәрелде. Аның барышында мәктәп укучылары теоретик белемнәрен практик яктан ныгытты: хәрби әзерлеген күрсәтте, пневматик мылтыктан атып карады, противогаз кию, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен үзләштерде. Бәйгедә егетләр белән беррәттән кызлар да катнашты. Конкурста Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары җиңеп чыкты. Икенче урынга Иске Калмаш, өченче урынга Иске Бәшир мәктәпләре укучылары лаек булды. 
*Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап район мәктәпләрендә күркәм чаралар үткәрелде. Үрнәк урта мәктәбендә ул "Иң якыннарым”, Иске Калмаш мәктәбендә "Әйдәгез әле, кызлар!”, Рәҗәп урта мәктәбендә – "Җылылык һәм яктылык бүләк итүчеләр хакында” дип аталды. 6 март көнне Имәнлекул урта мәктәбе укучылары да гүзәл бәйрәмгә багышлап, төрле конкурслар үткәрде. 
*Агымдагы елның 5 мартында Үрнәк урта мәктәбенә балигъ булмаган балалар арасында көнкүрештә җинаятьчелек һәм хокук бозу очракларын кисәтү хезмәте төркеме килде. Аблай һәм Үрнәк мәктәпләрендә аңлатма-профилактик лекцияләр укылды. 5-11 сыйныф укучылары каршында район үзәк дәваханәсенең инфекцияләргә каршы көрәш  буенча табибы Урал Ирназаров, яшьләр үзәгенең педагог-психологы Регина Такаева, балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча инспектор Алия Мортазина, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Ләйсән Низамова чыгыш ясады.
*7 мартта Рәҗәп урта мәктәбендә гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйгедә барлыгы ун гаилә катнашты. Рамил Шаһиев, Радис Солтанов, Илфир Фәтхетдинов кебек әтиләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 
Лиана Гомәрова.
Просмотров: 577 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск