Язның беренче көнендә бу дөньядан иртә киткән хоккейчылар Ирек Котдусов белән Урал Вәлиев истәлегенә беренче урта мәктәпнең боз мәйданында туплы хоккей буенча үсмер егетләр арасында үткән бәйгедә биш команда көч сынашты. Киеренке ярышлар республикабызда гына түгел, ә ил күләмендә билгеле хоккейчыларыбызга чын-чыннан лаек-лы алмаш үсеп килүен дәлилләде. Осталык һәм мәргәнлек, җитез хәрәкәтләр күрсәтеп, боз мәйданы хуҗалары – беренче урта мәктәп хоккейчылары җиңүче булды. Икенче урында – гимназия, өченчедә – Митрә-Әюп урта мәктәбе спортчылары. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм Югары Аташ егетләре дә җиңүгә омтылыш белән аерылып тордылар. Митрә-Әюп мәктәбе командасы вәкилләре, һөҗүмчеләр Илмир һәм Ремил Салиховлар, гимназиядән сакчы Шамил Усманов, Югары Аташтан уенчы Ренат Сәхибгәрәев, беренче урта мәктәп командасы капкачысы Сергей Тимошин иң яхшы уенчылар дип табылды. Җиңүчеләргә муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, спорт һәм физик культура буенча комитетының кубоклары, иң яхшы уенчыларга – Мактау грамоталары тапшырылды. Радик Шәймөхәммәтов, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
|