|
Главная » 2013 » Май » 28 » Котлыйбыз!
|
Чакмагыш гимназиясе укучылары, "Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгеләрендә катнашып, соңгы өч елда призлы урыннарны гына алып кайталар. Шушы уңайдан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге Чакмагыш гимназиясе директоры Ратмир Фоат улы Камилҗановны идарәлекнең Мактау грамотасы белән бүләкләде. Анда: "Юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү, балалар арасында юлда җәрәхәтләрне профилактикалау буенча күпьеллык эшчәнлеге һәм республика юлларында мәктәп укучыларының хәвефсез йөрүләрен тәэмин итүгә шәхси өлеш керткәне өчен”,— диелгән. Мактау грамотасын 24 майда баш дәүләт инспекторы исеменнән бүлек начальнигы урынбасары, Ташкалмаш авылында туып үскән якташыбыз Илнур Зафир улы Садыйков тапшырды.
|
Просмотров: 594 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|