Суббота, 04.05.2024, 16:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 29 » Компьютерлы фермада
08:57
Компьютерлы фермада
Җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә быел көз сафка баскан сөтчелек фермасы да сокландыра. Хәбәр ителгәнчә, анда агымдагы елның 1 ноябрендә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов булып киткән иде. Яңа фермада күргән яңалыклар, терлекчеләр өчен тудырылган яхшы эш шартлары  Президентта уңай тәэсир калдырды. Биредә яңалыклар, чыннан да, күп. Бина эчендә микроклимат яхшы, якты. Әйткәндәй, яктылык тәрәзәләрдән тыш түбәдән дә төшә, чөнки ул яктылык үткәрүче материал белән ябылган, бу исә күпмедер электр энергиясен дә янга калдыра, дигән сүз. Ике бинаны тоташтырган урында урнашкан саву залы заманча корылмалар, автоматик җайланмалар белән җиһазландырылган, алар  савучы өчен бик тә уңайлы. Хезмәт культурасы югары: һәркайда чисталык күзгә ташлана. Стеналар плитка белән йөзләнгән. Эш бүлмәләре, лабораторияләр – һәммәсе сокланып карап торырлык. Рөстәм Зәки улы менә шуларны карап йөргәндә компьютер урнаштырылган бүлмәдә заман техникасының фермада ничек кулланылуы белән дә кызыксынды. Клавишага басуга савым сыеры турындагы бөтен мәгълүмат монитор экранына чыкты. Төгәл исәп – эштә беренче ярдәмче. Алдынгы технологияләр куллану исә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкинлек бирә. Мал азыгының "Фермер” азык тараткычы ярдәмендә бирелүе дә (ул төрле азыкны яхшылап бутый да), ферма эчендәге аралыклар һәм аның тирә-ягы асфальтлануы да, силос, сенаж базларының, саламның янәшәдә булуы да – һәммәсе эштә уңайлылыклар тудыра, ахыргы югары нәтиҗәгә илтә. Ә тырышканнарга эш карышмый. Биредәге яхшы токымлы сыерлардан әлеге вакытта көндәлек савым 12 килограмм тәшкил итә. Бу - район буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Байбулат фермасы коллективына киләчәктә дә уңышлар телибез.
Рәшит Вахитов.
Рәсемдә: Башкортстан Президенты Рөс-
тәм Хәмитов ферма белән танышканда.

Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск