Узган елда гәзитебездә өлкәннәр һәм яшьләр арасында шайбалы хоккей буенча Башкортстан беренчелеге баруы турында ярышларның таблицасы белән бергә хәбәр иткән идек инде. Чакмагыш хоккейчылары үз бозында да, читкә барып та яхшы уен өлгеләре күрсәтүен дәвам итә. Быел 3 гыйнварда өлкәннәрнең "Строитель” командасы Уфа шәһәренең Дим районы вәкилләрен үз бозында кабул итте һәм киеренке алыш нәтиҗәсендә "Локомотив”ны 5:2 исәбе белән отты. 5 гыйнварда Раевкага барып, урындагы ”Дим” командасы белән очрашуда да 3:1 исәбе белән өстен чыкты. 13 гыйнварда үз бозында Уфадан "Пеликан” командасы да 9:3 исәбе белән җиңде. Үсмерләр лигасында да чакмагышлылар сынатмый. 3 гыйнварда Бакалы районыннан яшьтәшләренә алар булитлар саны буенча гына 2:3 исәбе белән отылдылар. 5ендә Чишмә районы уенчылары да өстенрәк булып чыкты (исәп 1:2). Ә инде 7 гыйнварда Шаранга барып, урындагы уенчыларны 16:0 исәбе белән җиңеп кайттылар, 13 ендә үзебезнең бозда да аларны 13:0 исәбе белән кыйраттылар. Яшь хоккейчыларыбыз 20 гыйнварда Чишмәгә, 27сендә Бакалыга җавап визитлары белән барачак. Чәмле егетләребез үз бозында "кунакчылык күрсәтеп” кенә көндәшләренә биргән очколарны, һичшиксез, чит мәйданда кайтарып алачаклар, дип өметләнәбез һәм аларга уңышлар телибез. Шамил Закиров.
|