Понедельник, 29.04.2024, 02:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 27 » Хакимият башлыгы призына
07:20
Хакимият башлыгы призына
16 майда муниципаль район хакимияте башлыгы призына шоссе юлда мәктәп укучылары арасында велоспорт ярышлары үткәрелде. Бәйге үткәрү урыны итеп Чакмагыш-Рапат юлында дүрт километр ара билгеләнгән иде. Тәүдә сигез мәктәпнең 5-8 сыйныф укучылары стартка басты. Бу дистанциядә 47 балл җыеп, беренче урынны Иске Бәшир урта мәктәбе укучылары алды. Икенче урынга (53 балл) Юмаш урта мәктәбе укучылары чыкты. Алардан ике генә баллга азрак җыйган Сыйрышбаш мәктәбе командасы өченче урынга лаек булды. 9-11 сыйныф укучылары үзара көч сынашырга дип тугыз мәктәптән килгәннәр иде. Монда Сыйрышбаш мәктәбе кызлары һәм егетләренә тиңләшүчеләр табылмады. Алар дистанцияне җилдән җитез җилдереп, иң тиз вакытта үттеләр. Рәҗәп мәктәбенең яшь спортчылары да сынатмады, икенче урынны алды. Юмаш велосипедчыларына өченче урын бирелде. Шәхси беренчелектә беренче, икенче, өченче урыннарны алдылар:  5-8 сыйныф укучы кызлар арасында: Әлфия Мусина (гимназия), Регина Хаҗиева (Сыйрышбаш мәктәбе), Лилия Миндиярова (Яңа Балтач).
Малайлар арасында: Стас Лушин (Юмаш), Данил Дәүләтшин (Калмашбаш), Филүс Шәрипов (Иске Бәшир).
9-11 сыйныфта  укучы кызлар арасында: Альбина Галиева (Сыйрышбаш), Гөлнур Камалова (Сыйрышбаш), Алия Сәлихова (Чакмагыш беренче мәктәбе). Үсмер егетләр арасында:Василий Фомин (Юмаш), Ренат Нургалиев (Рәҗәп), Илгиз Галләмов (Сыйрышбаш). Ярышта җиңүчеләр Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Рим Хуҗин, 
яшьләр эшләре, физик культура
 һәм спорт буенча комитетның баш белгече.

Просмотров: 504 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск