Пятница, 03.05.2024, 13:32

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 9 » Камиллекнең чиге юк
09:26
Камиллекнең чиге юк
Ясалма орлыкландыру техникларының  район конкурсыннан
 
“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалының М.Хуҗин исемендәге бүлекчәсенең Яңа Ихсан товарлыклы сөтчелек фермасында ясалма орлыкландыру техникларының 26нчы район конкурсы үткәрелде. Анда катнашу өчен хуҗалыкларның ясалма  орлыкландыру техниклары, баш зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм зоотехник-селекционерлар чакырылды. Барлыгы 55 кеше җыелды, конкурста 26 ясалма орлыкландыру технигы, 11 зоотехник-селекционер катнашты.

 Тәүдә бәйгене ачу тантанасы булды. Ярыш флагын узган елгы җиңүчеләр Вазих Фәтыйхов (“Алга” кооперативыннан) һәм Альфира Бакирова (“Заря”) күтәрде. “Элита” районара токымчылык предприятиесе директоры Эльвира Сабирова, конкурсны ачып, сүзне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка бирде. Конкурста “Үзәк” МТСының баш зоотехнигы Әлфия Җәмил кызы Маннапова, Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева катнашты. “Үзәк” МТСының М.Хуҗин исемендәге участогы начальнигы Далмир Мәхмүт улы Вәлиев бәйгедә катнашучыларны тәбрикләде.
Чыгышлар соңында Эльвира Радис кызы ярыш шартларын аңлатты, судьялар белән таныштырды.
– Ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсын үткәрү матур традициягә әверелде. Бәйгедә белгеч үзенең белемен һәм һөнәри осталыгын күрсәтә, башкаларның тәҗрибәсенә дә игътибар итә. Бу көн бәйге генә түгел, ә бәлки көтеп алынган бәйрәм дә. Үзара очрашу, хәл белешү белгечләрне бербөтен коллектив итеп тупларга да ярдәм итә, – дип башлады чыгышын Эльвира Радис кызы. – Быелгы конкурсның үзенчәлеге дә бар: безнең эшчәнлек белән кызыксынып, бәйге барышын карарга республиканың “Үзәк” МТСына караган башка районнарыннан да белгечләр килде.
Чакмагыш районында 8 авыл хуҗалыгы кооперативы, җаваплылыгы чикләнгән 4 җәмгыять  һәм “Үзәк” МТСының Чакмагыш филиалындагы ике бүлекчә терлекчелек белән шөгыльләнә. Районда өч токымчылык заводы, кара-чуар токымлы терлек үрчетү буенча токымчылык репродукторы булган алты хуҗалык һәм герефорд токымлы ит терлекләрен үстерү буенча бер хуҗалык исәпләнә. Терлекчелек продуктлары җитештерү белән 32 товарлыклы-сөтчелек фермасы шөгыльләнә. Аларда барлыгы 25 мең сыер малы исәпләнә, шуның 7712 башы — савым сыерлары, шул исәптән 5577се — токымлы сыерлар. Ягъни гомум көтүгә карата 72 процент туры килә. Районда сыер һәм таналар 100 процент ясалма орлыкландырыла. Фәкать ясалма орлыкландыру юлы белән генә терлекләрнең продукт бирүчәнлеген күтәрү мөмкин булуы күптән исбатланды инде һәм бу өлкәдә республика күләмендә танылырлык тәҗрибә тупланды.

Ясалма орлыкландыру операторы һөнәре терлекчелек тармагында мөһим урын тота. Терлек санының артуы, үрчемнең күп алынуы, югары савымга ирешү фәкать аның тырышлыгына бәйле. Терлекнең токымы яхшырган саен белгечләрнең җаваплылыгы да арта, көтү составын нәселле маллар исәбенә тулыландыру процессы да катлаулана бара. Терлекләрне исән һәм сәламәт үстерү өчен дә зур тырышлык сала белгечләр. Шуңа да бу хезмәтне очраклы кешеләр башкара да алмый. Үз эшенә бирелгәннәр, авырлыкларыннан курыкмыйча, яратып башкарганнар гына уңышка ирешә. 2013 ел йомгаклары буенча һәр 100 сыердан 97 бозау алынды — бу республика буенча иң югары күрсәткеч. 
Гадәт буенча конкурс үткән елгы җиңүче хезмәт салган хуҗалыкта үткәрелә. Былтыр “Алга” кооперативының токым заводы булган Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасы белгече Вазих Фәтыйхов җиңүче булган иде. Һәм ул Яңавыл районында үткәрелгән республика конкурсында катнашу хокукы алды, районыбыз данын яклады. Быел “Алга” кооперативында ясалма орлыкландыру техникларының 22нче республика конкурсы үтәчәк. Беренчедән, бу районыбыз өчен горурлык булса, икенчедән, зур җаваплылык та. Бүген бу мөһим чараны үткәрүгә әзерлек дәвам итә.
Бүгенге бәйгедә җиңелүчеләр булмаячак, ә көчлеләр, осталар, һичшиксез, җиңәчәк. Барлык конкурсантларга да, дулкын-лануларын җиңеп, һөнәри осталыкларын күрсәтүләрен, мөмкин кадәр яхшырак күрсәткечләргә ирешүләрен, күбрәк балл җыюларын, җиңүче булуларын телим. Ә җиңүче районыбызда үтәчәк республика конкурсында катнашу хокукына ия булачак.

Ярышлар өч этаптан торды. Тәүгесендә белгечләрнең теоретик белеме тикшерелде. Судьялар Руслан Казыйханов һәм Азамат Гәрәев бәйгечеләргә карата бик таләпчән булды. Судьялар Ринат Баембитов белән Светлана Хәйруллина ярышның икенче этабында, ягъни лаборатор эшләрдә һөнәр ияләренең осталыкларына бәһа бирде. Өченче этап сыерны ректаль тикшерү, орлыкландыруга әзерлек һәм орлыкландыру иде. Габделхәй Нуриев белән Ильяс Йосыпов судьялык вазифасына гаять дәрҗәдә җаваплы карый, практик эш процессларын төгәл һәм җитез башкаручыларга югары баллар куя. Ниһаять, дулкынландыргыч минутлар җитте.  Конкурс тәмамланды. Аңа йомгак ясаганда хезмәткәрләрнең ел әйләнәсенә алып барылган эше, ахыргы хезмәт күрсәткечләре исәпкә алына. Ясалма орлыкландыруның нәтиҗәлелеге, уртача сервис чоры, орлык куллануда эффектлылык, терлекләрнең продукт бирүчәнлеге, бозау алу һәм исәп эшләрен алып бару буенча баллар өстәлә.
Бәйге йомгакларын игълан итәр чакны һәркайсы түземсезлек белән көтеп алды.
“Үзәк” МТСының М.Хуҗин исемендәге хуҗалыгыннан Ринат Әсгать улы Фәйзуллин, 100 мөмкинлектән 100 балл җыеп, кон-курсның җиңүчесе булды, аңа чемпион тасмасы, 1 дәрәҗә Диплом һәм 6 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. “Герой“ кооперативының Әхмәт ферма-сыннан Наилә Нәҗип кызы Сабирова 97 балл җыйды, икенче урынга чыкты, 2 дәрәҗә Диплом һәм 5 мең сум күләмендә акчалата премиягә ия булды. Өченче урынны “Базы” кооперативының Үзмәш фермасында эшләүче Фиргать Мәгънәви улы Раянов алды, ул 96 балл җыйды, 3 дәрәҗә Диплом һәм 4 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
Үрчем алуда Ленин исемендәге хуҗа-лыкның Яңа Балтач сөтчелек фермасы белгече  Даниил Рим улы Гайсин иң югары күрсәткечкә ирешкән: һәр 100 сыердан 89 бозау алган. Аңа Диплом һәм 1000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Сыер малларын ясалма орлыкландыруда югары эффектлылык өчен (78 %) “Алга” колхозыннан Вазих Вәгыйзь улы Фәтыйхов шундый ук бүләкләргә лаек булды. ”Иң түбән сервис чоры (71 көн) – “Базы” кооперативының Аблай фермасында эшләү-че  Рәнүз Тәүзих улы Ширәевта. Диплом һәм 1000 сум акчалата бүләк бирелде.
Озак еллар дәвамында намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәткән өчен (18 ел) “Базы” кооперативының Уйбулат фермасыннан Илдар Сираҗетдин улы Гыйләҗев Диплом һәм 1000 сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
“Победа” кооперативының Каразирек сөтчелек фермасында эшләүче Лида Мансаф кызы Исламова, 377 баш сыер һәм таналарны хезмәтләндереп, орлык куллануда 73 процент эффектлылыкка ирешкәне өчен шундый ук бүләкләргә лаек булды. “Базы” кооперативының Иске Почкак сөтчелек фермасыннан Фәридә Фәйзрәхим кызы Нуркаева 2013 ел йомгаклары буенча хатын-кыз белгечләр арасында иң яхшы ясалма орлыкландыру технигы булып танылды. Ул 261 сыер малын хезмәтләндерә, орлык куллануда 66 процент эффектлылыкка ирешкән, һәр 100 сыердан 81 бозау алган.
Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә (“Базы” кооперативы) Камил Садретдин улы Камалетдинов ир-егетләр арасында иң яхшы белгеч булды. Ул 403 баш терлекне хезмәтләндерә, 61 процент эффектлылыкка ирешкән, 72 баш бозау алган. Диплом, 1000 сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Ясалма орлыкландыру пунктларын җи-һазлау буенча да йомгак ясалды. “Октябрь” кооперативыннан Фәнилә Миң-негафар кызы Галина – беренче, “Заря”дан Альфира Фоат кызы Бакирова – икенче, “Октябрь”дән Ләйсән Зыязетдин кызы Галләмова өченче урынны алды.
Зоотехник-селекционерлар арасында җаваплылыгы чикләнгән “Сәвәде” җәм-гыятеннән Татьяна Викторовна Байбакова– беренче (1000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды), “Бәхтизин” җәм-гыятеннән Флүзә Гайнислам кызы Гыйләҗева – икенче (800), “Алга”дан Гөлнара Шәриф кызы Мохтарова өченче (500) урынга чыкты.
Туган көннәре уңаеннан Ләйсән Зыязетдин кызы Галләмова һәм Даниил Рим улы Гайсинга истәлекле бүләкләр бирелде. Ясалма орлыкландыру техникларының район бәйгесен оештырып үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен “Үзәк” МТСының Чакмагыш филиалы җитәкчесе Рамил Кадыйр улы Ташбулатовка, М.Хуҗин исемендәге бүлекчә җитәкчесе Далмир Мәхмүт улы Вәлиевка, баш зоотехник Дамир Мәхмүт улы Вәлиевка, Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиевага рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Бу көн бәйгедә катнашучылар күңелендә матур тәэссоратлар калдырып, арытаба да дәртләнеп эшләргә, яңа уңышлар яуларга ярдәм итәр.
Зифа Галиева.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.

 

Просмотров: 895 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск