Пятница, 03.05.2024, 12:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 18 » Камиллеккә юл ача
07:52
Камиллеккә юл ача

Савучыларның район конкурсыннан

Машина белән сыер саву операторларының район конкурсы үткән ел “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Иске Почкак сөтчелек фермасы җәйләвендә үткәрелгән иде. Быел районның бу тармактагы иң осталары Ленин исемендәге хуҗалыкның Яңа Балтач сөтчелек фермасы җәйләвенә җыелды. Анда шулай ук барлык хуҗалыкларның зооветбелгечләре, лаборанткалар чакырылды.

 Ярышның баш судьясы – муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов бәйгечеләрне тәбрикләде.

— Терлекчелек – мөһим тармак. Фермада савучы – үзәк фигура, сөт муллыгына ирешү тәүге чиратта аның эшчәнлегенә, уңганлыгына бәйле. Ел саен җыелып осталыкны күрсәтү, көч сынашу, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү камиллеккә юл ача. Ә камиллекнең чиге юк. Һәрбарчагызга бүгенге бәйгедә уңышлар телим, – диде ул. Аннары котлау өчен сүзне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев алды.
– Ел саен район буенча һөнәри бәйгеләр үткәрүгә игътибар бирелә. Ясалма орлык-ландыру техникларының район конкурсы оешканлык белән үтте. Бүген менә сезнең осталыгыгыз сыналачак. Районда тармак эшчәнлеге тотрыклы үсештә.
Терлекчелек продукциясен елдан-ел күбрәк җитештереп, республикада иң беренчеләр сафында барабыз. Монда сезнең тынгысыз хезмәт өлешләрегез салынган. Фидакарьлегегез өчен сезгә зур рәхмәт. Савучы эшен һәркем дә булдыра  алмый, аңа уңганнар гына алына. Җиңел булмаган, тынгысыз игелекле хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телим, – диде ул.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының баш зоотехнигы Фәрит Шәүкәт улы Сәлихов та эш сәфәре белән бирегә килгән иде. Ул чакмагышлыларның фидакарь эшчәнлегеннән канәгатьлек белдереп чыгыш ясады, Башкортстанның тармак эшчәнлеге буенча Русия күләмендә әйдәүче төбәк булуы, ит-сөт җитештерүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешүе турында белдерде һәм бу өлкәдә лаеклы өлеш керткән өчен районыбыз эшчәннәренә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде, арытаба да уңышлар, имин тормыш теләде.
Ленин исемендәге кооператив – районда икътисадый яктан тотрыклы хуҗалык. Биредә яңалыклар кыю кертелә. Тәүгеләрдән булып “500 ферма” программасына нәкъ алар кушылдылар. Хезмәт шартлары яхшыра бара. Ә ул үз чиратында җитештерүне арттыруга булышлык итә, хезмәт хакын күтәрү мөмкинлеген тудыра. Савучылар һәр биш көн саен ял итә. Тырышлар авыл җирендә мул һәм күркәм тормышта яши.
Кооперативка хәзер байтак еллар инде муниципаль район Советы депутаты, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Әнгам улы Зарипов җитәкчелек итә. Бүген ул, чыгыш ясап, бәйгечеләрне хуҗалык тормышы белән таныштырды, уй-максатлары белән уртаклашты.
Чыгышлар тәмамланганнан соң ярышның баш судьясы Ильяс Илшат улы ярыш шартларын аңлатты. Аннан соң Ленин исемендәге кооператив савучылары – узган елгы бәйге җиңүчесе, Фәйрүзә Кудашева һәм Рәсимә Рахманова ярыш әләмен күтәрде. Форсаттан файдаланып, бу уңганнар турында азрак сөйләп үтик әле. Фәйрүзә “Победа” кооперативы савучысы Мәликә Фәхретдинова белән бергә узган ел Туймазы районының “Өсән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында машина белән сыер саву операторларының 38нче гомум республика бәйгесендә катнашып, район данын яклады, 51 районнан килгән бәйгечеләр арасында Мәликә Муллаәхмәт кызы икенче урынны яулады, Фәйрүзә Хәтмулла кызы кыйммәтле бүләккә лаек булды. Ул 2007 елда Күгәрчен районында үткән бәйгедә беренче урынны яулаган иде инде. Ә Рәсимә Рахманова 2006 елда кооперативта оештырылган республика ярышында җиңүче булды. Хезмәтен яратып башкарганнар, кыйбласы иткәннәр генә югары биеклекләргә күтәреләдер, мөгаен.
– Заман алга барган саен тармак эшчәнлегендә дә үзгәрешләр арта бара. Капчык, чиләк күтәреп йөргән чаклар артта калды, фермада компьютерлар белән генә идарә итәрбез дип кем уйлаган! Өч кеше 350дән артык сыер малын хезмәтләндерәбез. Өченчебез – Фәнзилә Мәрдәншина, тәүге еллардан ук булдыклылык үрнәге күрсәтте. 
Савым сыерларын тәрбияләүче терлекче-ләребезнең эшеннән канәгатьбез, зоовет-белгечләр белән килешеп эшлибез. Гомумән, коллектив бердәм булганга хезмәтебездә нәтиҗәлелеккә ирешәбез, – диләр алар.
Районның иң алдынгы 29 савучысы бе-ренчелек өчен көрәш башлады. Финишка җитү өчен дүрт сынау этабы үтәргә кирәк. Тәүгесендә саву аппаратларын сүтеп-кору сорала. Судьялары – Азамат Гәрәев, Рәсим Хаков, Фидрат Әхмәтов, Радим Мансуров бәйгечеләрнең һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтә.
Икенче этапта Гөлшат Вилданова, Свет-лана Хәйруллина, Зилә Вәлиева савып китерелгән сөтнең сыйфатын билгели. Сыер саву – хәлиткеч этапларның берсе. Тәслимә Халикова, Габделхәй Нуриев, Руслан Казыйханов, Ринат Баембитов савучыларның җитезлегенә, осталыгына баллар куя. Ә менә теоретик белемнәрен судьялар Эльвира Сабирова белән Зөлфия Йосыпова билетлар ярдәмендә тикшерә.
Ярышлар барган вакытта һәм судьялар нәтиҗәләр чыгарганда гадәт буенча мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Бу юлы да күңел ачу чараларына актив кушылдылар. Районның сәхнә йолдызы Зөлфәт Мөхәммәтдинов аны музыкаль яктан бизәде. Рапат фермасы савучысы Айдар Гыйззәтуллин күпләрнең ихтирамын яулаган, тамашачы яраткан моңлы тавышлы җырчы да. Зөлфәтнең баян моңнарына кушылып берничә җыр башкарды ул. Тайняш фермасы савучысы Гөлнур Әширкәеваны да сорап җырлаттылар.
Агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Фәрит Латыйпов спорт уеннарына йомгак ясады. Шахмат ярышында Ленин исемендәге хуҗалык рәисе урынбасары Камил Васиков – беренче, ветфельдшер Фәзир Арсланов – икенче, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативының баш зоотехнигы Илдар Төхвәтуллин өченче урынны яулады. Шашка уенында яңабалтачлылар җиңде: Рузил Миндияров – беренче, Фәзир Арсланов – икенче, Вазих Ихсанов өченче урынны алды. Ярышка йомгак ясалыр мизгелләрне һәркем дулкынланып көтеп ала. Шулай булмыйча, һәркем җиңүгә – яхшы күрсәткечләргә өметләнә бит. Һәркем үз хуҗалыгында алдынгы, арада озак еллар намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәткәннәр дә, бу өлкәдә яңарак эшли башлаганнар да бар. “Базы” компаниясеннән  Юмаш сөтчелек фермасы савучысы Фина Үзәнбаева ел башыннан һәр сыердан 3985 килограмм сөт сауган. Светлана Мурасова (Аблайдан) 3715 килограмм алган. Розалия Мосабирова (Иске Почкак), Рәсимә Ханнанованың (Уйбулат) тырышлыгы да сокландыра. “Заря” кооперативыннан Гөлфирә Гайсина (3271 килограмм) югары күрсәткечләргә ирешә. Мондый мисалларны тагын да китереп булыр иде. Шартлар тудырылса, эшләгәне-ирешкәне өчен тиешлесен ала барса, тырыша инде кеше. Хуҗалык җитәкчелегенең игътибары канатландыра, эшкә рухландыра гади хезмәт кешесен. “Победа” кооперативыннан килгән Лида Исламова белән әңгәмәләшеп алдык. Ул 14 ел ясалма орлыкландыру технигы булып эшләде. Ярыш-конкурсларда катнашып җиңүләргә иреште, республика бәйгеләрендә катнашып, район йөзен нурлады. Авыргазы районында үткәрелгән бәйгедә йөзләрчә белгеч арасында призлы урынны яулады.
Тормыш иптәше, машина белән сыер саудыру операторы Данис Мәмдух улы белән Каразирек сөтчелек фермасында тырышып эшли, матур итеп тормыш көтә алар, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген Лида хисапчы-лаборант сыйфатында ярыша. Кыскасы, зур тәҗрибә туплаган, алыштыргысыз белгечләрнең берсе ул, нигә тотынса – шуны булдыра.
– Аллага шөкер, кешеләрдән ким-хур яшәмибез. Эшкә сөенеп барам. Әлбәттә, арыган чаклар да була. Әмма кул кушырып яшәп булмый бит. Хуҗалыкка Рәсүл Гата улы Фәйрузов идарә иткәндә эшлим әле. Хезмәт кешесенең кадерен белә ул, йортыбызны ремонтларга ярдәм иткәне өчен дә зур рәхмәтлемен, – ди ул.  “Герой” кооперативыннан килгән савучылар Рәмилә Ситдыйкова (Каран сөтчелек фермасыннан), Лилия Гыйззәтуллина (Иске Балак), Гөлнур Әширкәева (Тайняш), Гүзәлия Илназарованың (Тайняш) да кәефләре яхшы.
– Безнең кооперативта да савучылар ярышы үткәрү гадәткә керде. Узган ел Иске Балак фермасында үткән иде, быел Тайняшта оештырылды. Күңелле ял да ул мондый чаралар. Хезмәтебезнең әйбәт бәһаланылуына, кадеребез булганга сөенәбез, – ди алар.
Ниһаять, савучылар бәйгесенә йомгак ясар чак җитте. Машина белән сыер савучылар арасында ярышта “Заря” ко-оперативыннан Зөлфирә Гайфулла кызы Гайсина беренче урынга лаек булды, I дәрәҗә Диплом һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде. Икенче урынны Зөл-
фирә Әнгам кызы Рәфыйкова алды. Ул “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативыннан,  II дәрәҗә Диплом һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды. Өченче урынга Гөлназ Фәйзерахман кызы Гомәрова чыкты. Ул җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә эшли, III дәрәҗә Диплом һәм 8 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Дүртенче урынны (Диплом һәм 5 мең сум акчалата бүләк) “Базы” кооперативыннан Розалия Камил кызы Мосавирова алды. Бишенче урын (Дип-лом, 3 мең сум) Ленин исемендәге хуҗалык савучысы Рәсимә Җиһаннур кызы Рахмановага бүленде.
Ел башыннан иң күп сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләр арасында да урыннар билгеләнде. 
Беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Илнурия Рим кызы Хисамова лаек булды, 4 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде. Икенче (3 мең сум) һәм өченче (2 мең сум) урыннарны “Базы” кооперативы савучылары Рәсимә Мәсгуть кызы Ханнанова белән Светлана Вил кызы Моратова бүлеште.
Ел башыннан һәр сыердан иң күп сөт савып алучылар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Беренче урынны “Базы” кооперативы савучысы Рәфидә Рәфәгать кызы Зәйнетдинова алды, 4 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде. “Алга” хуҗалыгыннан Гөлназ Финат кызы Зәйнуллина икенче урынга (3 мең сум) чыкты. Өченче урын (2 мең сум) “Герой”дан Лилия Рәфгать кызы Гыйззәтуллинага бирелде.
Терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре буенча баш зоотехниклар һәм баш ветеринар табиблар арасында биш номинация буенча урыннар билгеләнде. “2013 елда зоотехния эшен оештыру буенча иң яхшы зоотехник” номинациясендә җиңүче булып “Базы” кооперативының баш зоотехнигы Айрат Әнсаф улы Йосыпов танылды.
“2013 елда ветеринария эшен оештыру буенча иң яхшы ветеринария табибы” номинациясендә “Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе ветеринар табибы Тәлгать Фәршат улы Вәлиев җиңеп чыкты.
“2013 елда һәр 100 сыердан күп үрчем алучы” номинациясендә Ленин исемендәге кооперативның баш зоотехнигы Булат Үзбәк улы Зарипов җиңүче дип танылды.
“2013 елда терлекләрнең иң яхшы сакланышын тәэмин иткән өчен” номинациясендә “Базы” кооперативының баш ветеринар табибы Илдар Рим улы Галин җиңде.
“2013 елда һәр сыердан иң күп сөт сауган өчен” номинациясендә “Заря” кооперативының баш зоотехнигы Гүзәл Рифгать кызы Деникеевага беренче урын бирелде.
Номинацияләр буенча җиңүче белгечләрнең барысына да 2шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Бәйгедә катнашкан 14 лаборант арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынга “Базы” кооперативыннан Зөлфия Хөрмәтулла кызы Батырова лаек булды, 3500 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Хуҗин исемендәге бүлекчәдән Суфия Фәзит кызы Абдрафикова – икенче (3000 сум), “Алга”дан Рәвия Наил кызы Фазылова – өченче (2500), “Герой”дан Зилара Нургазиз кызы Евдокимова – дүртенче (2000), “Победа”дан Лида Мансаф кызы Исламова бишенче (1500) урынга чыкты.
“Машина белән сыер саву операторлары конкурсында иң яшь катнашучы” номинациясендә “Герой”  кооперативыннан Гөлназ Хилаф кызы Хөрмәтуллина, “Машина белән сыер саву операторлары конкурсында иң күп стажлы катнашучы” номинациясендә Ленин исемендәге колхоздан Фәйрүзә Хәтмулла кызы Кудашева бүләкләнде.
Башка катнашучыларга да дәртләндерү бүләкләре бирелде. Район конкурсына яхшы әзерләнеп, югары дәрәҗәдә үткәргән Ленин исемендәге кооператив хезмәткәрләренә рәхмәт белдерелде.
Зифа Галиева.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.

 

 

Просмотров: 843 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск