Суббота, 04.05.2024, 02:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 4 » Көзге чакыру
07:41
Көзге чакыру
   ИЛ САКЛАРГА КИТӘ ЕГЕТЛӘР

Октябрь башыннан армиягә көзге чакыру комиссиясе әгъзалары йөкләтелгән бурычларын үтәргә кереште. Солдат шинелен кияргә 1993 елгыларга да чират җитте. Гомумән, армия хезмәтенә быел 1985-1993 елларда туучылар алыначак. Әлеге чакыруда ил сакларга Чакмагыш районында туып үскән 60тан артык егетебез җибәреләчәк. Аларны озату тантаналары 15 октябрьдән башлана.
Унсигез яше тулган армиягә чакырылудан кичектерелгән егетләр бу хокуктан ирекле рәвештә баш тартып, хәрби хезмәт бурычын иртәрәк тутырырга да мөмкин. Ә солдат хезмәтенә чакырылудан кичектерелү хокукына ия булыр өчен безгә урта белем турындагы аттестат hәм Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру турындагы таныклык күчермәләрен (алар уку йорты канцеляриясендә тиешле кул-тамгалары hәм мөhер белән расланырга тиеш) китерү шарт. 
"Районыбызда гына түгел, республикабыз hәм илебез күләмендә дә армиягә чакырылучылар саны елдан-ел кими. Берничә сәбәпкә бәйле бу: беренчедән, Кораллы Көчләргә контракт буенча хезмәт итүчеләрнең күбрәк җәлеп ителүе (шул сәбәпле вакытлы хезмәттәгеләрнең өлеше кими), икенчедән, демографик тотрыксызлык (хезмәткә алынучылар дөньяга килгән 1985-1993 елларда туучылар күп булмаган), өченчедән, чакырылучыларның сәламәтлек торышы канәгатьләнерлек булмавы. Гомумән, ил иминлеген сугыш яланнарында да, тыныч тормышта да кыю саклаган данлыклы үткән буын чакмагышлыларның якты йөзенә бүгенге яшьләребез кызыллык китермәс”, – дип ышаныч белдерде Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының безнең райондагы Чакмагыш hәм Илеш районнарын хезмәтләндерүче бүлеге начальнигы Илдар Хәмитов.

Айдар Басыйров.
 
Просмотров: 812 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск