Чакмагышта һәр атнаның шимбәсендә көзге ярминкәләр үткәреләчәге турында район гәзитендә язып чыккан идек инде. Беренче октябрьдә көзге муллык чагылышы булган шундый ярминкә район мәдәният йорты янындагы мәйданда оештырылды. Анда күмәк һәм керәстиян-фермер хуҗалыклары, шулай ук үз ихата-бакчасында яшелчә-җимеш үстерүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр катнашты. Товарның төрлесе тәкъдим ителде бу көнне. Хәтердә, узган елның көзендә үткән район ярминкәсендә чит өлкәләрдән килгән зур-зур әрҗәле йөк автомашиналарыннан бәрәңге саталар иде. Быел, Аллага шөкер, ул үзебездә уңды. Каран авылыннан бәрәңге, умарта балы сатып торучы белән сөйләшеп тордым. Бүлбеләре, җырда җырлаганча, йодрык кадәрле, йомры гәүдәле. Ничек шул чаклы уңды, дигән сорауга ул: "Бәрәңгенең сортын 4 ел саен алыштырып торам, колорадо коңгызына каршы вакытында препарат сибәм, чүп үләннәрен дә вакытында утап, күмеп, җирне даими ашлап торам”, – диде. Ярминкәдә кишер, кызыл чөгендер, кәбестә, суган кебек яшелчәләрне халык яратып алды. Хаклары да кыйммәт түгел иде. Ит төрлесеннән, шулай да сыер итен чиратта торып алып бетерделәр. Бер урында Шаран районыннан килүче күп төрле җимеш агач үсентеләрен сатты, аларны да алучылар байтак булды. РайПО, сөт заводы, "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы да үзләрендә җитештерелгән товарны тәкъдим итте. "Заря” кооперативы арпа чыгарган иде. Кыскасы, бу көнне чакмагышлылар кышлыкка азык запасын булдыру максатында үзләренә кирәкле товарларны, азык-төлек продукциясен җитәрлек күләмдә сатып алды.
|