Понедельник, 29.04.2024, 07:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 26 » Югары бәһа куелды
07:15
Югары бәһа куелды
 Авыл эшчәннәре өчен үтә дә җаваплы чор – язгы кыр эшләре башланырга да вакыт күп калмады. Язгы чәчүгә яхшы әзерлек белән килү һәм аны оешкан төстә үткәрү өчен һәр хуҗалыкта киеренке эш бара. Әлеге вакытта башка күп төрле мәшәкатьләр белән беррәттән техника әзерлеге дә беренче планда тора. Бу көннәрдә районның барлык хуҗалыкларында һәм оешма-предприятиеләрендә алдан расланган график буенча язгы кыр эшләре башланганга кадәр тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлар һәм аларның тагылмаларын техник тикшерү үткәрелә. Шушы уңайдан төзелгән махсус комиссия тәүдә район үзәгендә урнашкан предприятие-оешмаларында булып, техника паркын тикшереп чыкты. Хәзер бу эш авыл хуҗалыгы кооперативларында бара. 
Берничә көн элек дәүләт техник тикшерүе "Заря” кооперативында да уздырылды. Хуҗалыкның Чакмагыштагы үзәк машина ихатасына килеп кергәч тә бер рәт булып тезелеп торган төрле маркадагы тракторлар күзгә ташлана. Алар янында механизаторлар кайнаша, һәркайсы соңгы әзерлек эшләре белән мәшгуль.
Чакмагыш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Алик Фидрат улы Гайсин җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары бу көнне тикшерүгә куелган унбиш "Беларусь", алты "ДТ-75", берәр "Т-4", "ВТ-100" һәм "Т-70", ике "К-700", бер "Джон Дир" тракторларын, ун тагылма арба, ике "Хозяин” агрегатын карап чыкты һәм һәркайсының техник торышына бәһа куйды. Төп игътибар аерым узелларның һәм  агрегатларның төзеклегенә, техник нормаларга яраклы булу-булмавына юнәлтелде. Аерым алганда, тормоз, идарә итү һәм кабызу системалары, двигателе төзеклеге, тәгәрмәчләр һәм пыяла чистарткычларның эшләве җентекләп каралды. Шулай ук һәрбер техника берәмлегендә янгын хәвефсезлеге, беренче медицина ярдәме күрсәтү чараларының тулы комплектлылыгы, механизаторның документлары тәртиптә булу-булмавы да тикшерелде.  Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел руль люфты һәм эшкәртелгән газ күләме махсус приборлар ярдәмендә үлчәнде.
Әлеге тикшерүгә механизаторлар үзвакытында һәм яхшы итеп әзерләнгән. Һәркайсы үзенә беркетелгән техниканы һәм тагылманы ремонтлап-көйләп куйган. Мондый ремонт эшләре ел да хуҗалык мастерскойларында үз  көче белән башкарыла. "К-700" тракторын сафка бастыруда Зөлфир Зиннәтуллин белән Фларит Әмирханов, "ДТ-75"  тракторлары буенча Азат Вәкилев һәм Фәнзил Исламов, "Беларусь" тракторлары буенча Мәсгуть Зыякаев, Зинфир Шәфыйков, Башкортстан Республикасының атказанган механизаторы Рафаэль Шәймөхәммәтов, Рөстәм Кәбиров (ул "ДТ" тракторында да эшли) зур тырышлык сала. Бу эшләрдә эретеп ябыштыручылар Хәмит Низамов белән Фәнис Тимерханов, токарь Роберт Хәмәтгәрәевның ярдәме дә зур.
Шунысы шатлыклы, хуҗалыкта техника паркы елдан-ел яңара. Ике ел элек югары җитештерүчәнле заман техникасы – "Джон-Дир" чәчкеч комплексын сатып алу да зур яңалык булды. Механизатор кадрлары җитәрлек, аларның һөнәри осталыгын арттыру буенча быел да  укулар оештырылачак. Менә шушы көч һәм техника белән зарялылар быелгы язгы кыр эшләрен дә оешкан төстә аткарып чыгарга планлаштыралар. Игенчеләрнең изге ниятләре гамәлгә ашар, дип әйтергә ныклы нигез бар. Һәрхәлдә төп тарту көче булган тәгәрмәчле, чылбырлы тракторлар һәм аларның тагылмаларының техник яктан төзеклелегенә комиссия тарафыннан югары бәһа куелды. Калган эшләр, әйтик, тракторларны буяу көннәр җылыткач башкарылачак. Тракторчылар өчен махсус эш киеме дә сатып алынган һәм ул бүген-иртәгә кайтарылачак, диделәр. Механизаторларның  кәефе яхшы. Алар язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен тырышлыкны һәм осталыкны салып эшләячәкбез, диләр. Инде быел ел имин килер, басулар, ниһаять, тук башаклар белән сөендерер, дигән өмет белән яшиләр. Игенчеләребезнең шушы изге теләкләренә без дә кушылабыз һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Рәшит Вахитов.


Просмотров: 679 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск