Понедельник, 29.04.2024, 02:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 14 » Язгы ташкынны — ныклы әзерлек белән!
07:46
Язгы ташкынны — ныклы әзерлек белән!
Муниципаль район хакимияте "Авылларны, хуҗалык объектларын, күперләрне һәм башка корылмаларны 2013 елдагы язгы ташкынны үткәрүгә әзерләү турында” карар кабул итте. Авылларны, хуҗалык төзелешләрен, күперләрне, инженерлык коммуникацияләрен һәм гидротехник корылмаларны боз китү һәм язгы ташкын вакытына әзерләү, халыкка үзвакытында хәбәр итү, су баса торган урыннардан матди байлыкларны соңга калдырмыйча хәвефсез урынга чыгаруны тәэмин итү максатында 17 кешедән – җаваплы вазифада эшләүче хезмәткәрләрдән торган район комиссиясе оештырылды. Аның рәисе итеп муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев билгеләнде. Комиссия рәисе урынбасарлары – мобилизация эше буенча баш белгеч Геннадий Алексеевич Солодовников, 94 санлы янгын часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәитов, комиссия сәркатибе – гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча белгеч Руслан Рөстәм улы Шәехмурзин.
Язгы ташкынны ныклы әзерлек белән каршылау һәм үткәрү буенча оештырылган комиссия үти торган чаралар планы расланды. Комиссия әгъзалары, шулай ук бу эшкә җәлеп ителгән район предприятиеләре, оешмалары һәм хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл Советы авыл биләмәсе башлыклары районда булган гидротехник корылмаларны һәм коммуникацияләрне язгы ташкынга әзерләү өчен җаваплы. Алар халыкның хәвефсезлеген, үзләренә беркетелгән объектларның бу чорда нормаль эшләвен, җимерелүләрдән саклауны тәэмин итәргә бурычлы.
Карарда язгы ташкын һәм боз китү вакытында су баса торган урыннарда, торак йортларга һәм объектларга куркыныч янаган зоналарда тәүлек әйләнәсенә кизүдә торуны оештыру, авыл магазиннарын җитәрлек күләмдә азык-төлек, көндәлек хуҗалык товарлары, шулай ук терлекчелек фермаларын фураж, тупас азык, ягулык белән тәэмин итү, запас булдыру, авыллар белән ышанычлы элемтә бәйләнеше тоту, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чаралар комплексын гамәлгә ашыру, эчә торган суга пычрак матдәләрнең, тирес һәм чүп-чарның эләгүенә юл куймау һәм башка чаралар күрү бурычы куела. Бәшир һәм Тайняш авыл Советы авыл биләмәләрендә язгы ташкынга каршы оештырылган комиссияләргә, аларның нәтиҗәле эшләвенә ирешү максатында, язгы ташкынны каршылауга әзерлек эшләре барышы, андагы хәлләр турында район комиссиясенә үзвакытында хәбәр итеп торулары йөкләтелә.

Просмотров: 650 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск