Среда, 01.05.2024, 20:29

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 13 » Янгыннарга киртә куйыйк!
09:14
Янгыннарга киртә куйыйк!
Профилактика көннәре
Быел ике айда чыккан 4 янгында 5 кеше һәлак булды
Җәмгыятебездә социаль хәвеф тудырырлык һәм тотрыклы, имин тормышыбызга куркыныч белән  яный торган тискәре күренешләрне (җәмәгать тәртибен бозу, эчкечелек, наркомания, бала тәрбияләүдән читләшү, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу һәм башкалар) ачыклау һәм булдырмау, шушы юнәлешләрдә халык арасында профилактика-искәртү чараларын гамәлгә ашыру максатында узган елның 13 ноябрендә муниципаль район хакимияте авыл биләмәләрендә профилактика көннәре үткәрү турында карар кабул иткән иде. Шушы карарга ярашлы һәм расланган график нигезендә мондый чара 6 мартта Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә оештырылды. Үрнәк мәдәният йортында үткән әлеге очрашуда авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда  эшләүче хезмәткәрләр, белгечләр, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты.  Алар алдында район профилактика комиссиясе һәм эшче төркем әгъзалары чыгыш ясады.
Тәүдә Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева социаль мәсьәләләрнең аерым төрләре белән таныштырып үтте.  Ул чыгышын авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүдән башлады. Узган елда авыл биләмәсендә дүрт янгын чыгу очрагы теркәлгән, ут-ялкында Үрнәктә тәртипсез яшәү рәвеше алып барган 63 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. 2003 елда кабул ителгән "Русия Федерациясендә үзидарәлекне оештыруның гомум принциплары  турында "гы Федераль законның 3 нче бүлеге, 14 нче маддәсендә урыннарда хәл ителергә тиешле 27 мәсьәлә  кертелүе хакында әйтелә. Аларның күбесе – шушы төбәктә яшәүче  халык белән бергәләп башкарылырга тиешле эшләр. Авыл биләмәсенә караган авылларда янгын хәвефсезлегенең   беренчел чараларын оештыру – шул эшләрнең берсе. Аблай, Үрнәк  һәм Көсәкәй авылларындагы деполарда ирекле янгын сүндерү командалары тәүлек әйләнәсенә кизүдә торалар.
"Соңгы берничә айда халык арасында профилактика-искәртүгә игътибарны нык арттырдык, һәр кешегә барып җитәргә тырыштык. Мәктәпләрдә балалар һәм ата-аналар белән шушы тема буенча ачыктан-ачык сөйләшүләр оештырылды, бу мәсьәләләр буенча һәр кешенең җаваплылыгын тагын да күтәрергә кирәклеге әйтелде. Анда Чакмагыштан янгын күзәтчелеге бүлеге белгече Марат Фәттахов чакырылды. Әңгәмә вакытында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре аңлатылды, сорауларга җавап бирелде. Шулай ук февраль аенда җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” һәм "Сәвәде” җәмгыятьләрендә үткән гомум еллык хисап җыелышларында да бу темага җитди сөйләшү булды. Моннан тыш, 2013 елның җәй – көз айларында Көсәкәй, Киндеркүл, Аблай, Үрнәк һәм Бәрдәсле авылларында барлыгы 736 йортта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлүе тикшерелеп, 1886 кешегә инструктаж үткәрелде. Шушы очрашулар вакытында кешеләрне янгыннарга  юл куймау өчен бердәм көрәшергә чакырдык. Соңгы 3-4 көн эчендә муниципаль район хакимияте тарафыннан кабул ителгән "Торак-2014” профилактика операциясен үткәрү турындагы карарын үтәү буенча да җитди чаралар  күрә башладык, социаль яктан имин бул-маган гаиләләр  категориясенә кергән 13 гаилә тикшерелде”, – диде Рәфидә Әүлияр кызы,  "авыр”  гаиләләр проблемасын да читләтеп үтмәде.  Аблайда гаиләсе булмаган, 50 яше дә тулмаган бер ир-атның салкын өйдә туңып үлүе, 70 яшьтән өлкәнрәк әбинең аң-зиһене томалануы аркасында өйдән чыгып китеп югалуы – безнең тормышыбызда булган хәлләр. Узган елда өйдән алкогольле эчемлек сату очраклары да ачыкланган. Аблайда сыра саткан өчен закон бозучы штрафка тарттырылган. Үрнәктә һәм Көсәкәй авылларында йорттан спиртлы эчемлек саткан өчен дүрт кешегә беркетмә төзелгән һәм штраф салынган. Ике гаилә балигь  булмаган балалар эшләре һәм аларны яклау буенча район комиссиясенә исәпкә куелган, янә дүртесе – авыр хәлдә калган  гаиләләр исемлегендә. Балалар арасында исәптә торучылар юк. Ел дәвамында хокук тәртибен бозган өчен 78 кешегә административ протокол төзелгән, 12 җинаять эше кузгатылган.  Эш, җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлек эчеп йөрү, урлашу очраклары күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән, шәхси хуҗалыклардан  өч ат, Үрнәктәге ындыр табагыннан һәм  Аблайдагы гараждан матди байлык югалган.
"Авыр” гаиләләр санын арттыруга китерүче тагын бер проблема хакында да әйтелде әлеге җыелышта. Бу авыл биләмәсендә читтән күченеп килгән 5 гаилә яши. Алар ана капиталы акчасына йорт сатып алганнар. Әмма "кара” риелторлар  тозагына эләгеп, нык алданганнар, хәзер инде алар яшәргә яраксыз торакта гомер кичерәләр. Акча дип күзләре томаланган намуссыз бәндәләр күп балалы аналарны шулай алдаганнар.  Биләмә  башлыгының әйтүенчә, "чынлыкта исә алар кергән йортларга яңа өй салырлык акча чыгарып ремонт ясарга кирәк!”
Район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров спиртлы эчемлекләрнең, наркотикларның, тәмәке тартуның кеше организмына китергән зыяны турында сөйләде.  Аннары "Үзеңне сакла!” дигән видеоролик күрсәтелде. Анда составында спирт булган эчемлекләрнең кешенең сәламәтлегенә, гаиләгә, җәмгыятькә китергән гаять зур зарары тәгаен саннар, мисаллар белән дәлилләп  күрсәтелүе залда утыручыларның күңелендә нык уелып калгандыр.
Янгын күзәтчелеге  бүлеге дәүләт инспекторы Марат Салават улы Фәттахов узган елда районда чыккан янгыннар турында сөйләгәннән соң, агымдагы елның ике аенда  булган хәлләргә тукталды. Шушы кыска гына вакыт эчендә районда 4 янгында биш кешенең гомере өзелде. Янгыннар гыйнвар аенда Кәшәк һәм Каргалы авылларында, февральдә Югары Аташта, 5 мартта Каран авылында чыкты. Соңгысы да фаҗига белән тә-мамланды. Әле ут чыгуның сәбәбе тикшерелә, шулай да белгечләр тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан, дип фаразлыйлар. "2012 елда районда янгын вакытында – 2, 2013 елда – 9 кешенең гомере өзелгән иде, ә быел ике ай эчендә генә дә 5 кеше ут-ялкында калып һәлак булды. Без моңа чик куярга тиешбез. Янгыннарга бергәләп киртә куйыйк”, – диде дәүләт инспекторы һәм  янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен искә төшерде. Очрашуда шулай ук балигь  булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең  сәркатибе Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова, район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Эдуард Мэлис улы Кирәев, ветстанциянең баш ветеринар табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова, экология буенча белгеч Наил Рәшит улы Газизов чыгыш ясады. 
Профилактика көненә муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов йомгак ясады, сорауларга җавап бирде.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 883 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск