Шушы максатны гамәлгә ашыру юнәлешендә чаралар планы расланды. Аңа ярашлы, авыл биләмәсе хакимияте башлыкларына авыл биләмәләренең янгын хәвефсезлеге буенча штаттан тыш инспекторлары, Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкны социаль яклау, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә мобиль төркемнәр оештырырга һәм "Торак-2014” профилактика операциясе үткәрергә тәкъдим ителде. Бу операция барышында биләмәдәге торак йортларның янгынга каршы торышы тикшереләчәк. Әлеге карарда аеруча ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йортларына, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып бармаган кешеләргә, "авыр” гаиләләргә игътибарны көчәйтергә кирәклеге әйтелә. Йорт хуҗасына тикшерү барышында ачыкланган янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре бозылу һәм аны бетерү турында тәкъдим-кистү ясалачак. Һәр айның 25енә районның янгын кисәтү бүлегенә торак секторда башкарылган эшләр турында хисап биреп торылырга тиеш.
Барлык җитәкчеләргә дә үз ведомствосына караган объектларда һәм биләмәләрдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең төгәл үтәлүен тәэмин итәргә. Янгын автомашиналарын һәм янгын сүндерү корылмаларын һәм җиһазларын төзек хәлгә китерергә, янгын командаларын дружиналарның эшен яхшыртырга кушылды.
94 санлы янгын частена, районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенә янгын хәвефсезлеге өлкәсендәге әлеге законнарга ярашлы, авылларда, торак секторда халыкның имин тормышын тәэмин итәргә, хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуларны булдырмау, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү, гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру буенча эшләрне тагын да активлаштырырга тәкъдим ителде. Янгыннар, хәвефсезлек кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында халыкка үзвакытында оператив рәвештә җиткереп торырга, шушы тематика буенча агитация һәм пропаганда материалларын (памяткалар, мәгълүмат битләре, тәкъдимнәр һәм башкалар) хәзерләү буенча урындагы үзидарәлек органнарына методик ярдәм күрсәтергә.
Шушы карарның үтәлешенә контрольлек итүне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары — гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Р.Н.Хаҗиевка йөкләтелә.