Среда, 01.05.2024, 19:32

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 25 » Янгынга каршы аерым режим кертү турында
07:11
Янгынга каршы аерым режим кертү турында
Муниципаль район хакимиятендә 
Муниципаль район хакимияте районда янгынга каршы аерым режим кертү, янгыннарны һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү-искәртү буенча чаралар турында карар кабул итте.
Районда узган елга караганда янгын чыгу очраклары шактый артты, ут-ялкында һәлак булучыларның саны да күбәйде, диелә әлеге карарда. Әгәр 2013 елда район биләмәсендә 32 янгын чыгып, анда 9 кеше һәлак булса (2012 елдагыдан 7 очракка артык), быел (күрсәткечләр 5 мартка) булган 7 янгында 5 кешенең гомере өзелде. Уттан 6 йорт, бер каралты-кура юк ителде яисә зыян күрде. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, электр җиһазларын монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу, шул исәптән электрүткәргечләрнең иске һәм төзексез булуы янгын чыгуның төп сәбәпләре булып торалар. Ялгыз инвалидлар, пенсионерлар, имин булмаган, "авыр” гаиләләр яшәгән йортларда янгыннар ешрак чыга һәм алар күпчелек очракта  фаҗига белән тәмамлана. Янгынга каршы аерым режим чорына бу өлкәдә хәлне тотрыкландыруга һәм янгыннарны булдырмауга юнәлтелгән чараларның комплекслы планы төзелде.
Районда янгыннар буенча килеп туган катлаулы хәл уңаеннан һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булуы шактый артуына бәйле һәм аларны төгәл үтәргә муниципаль район хакимияте агымдагы елның 7 мартыннан район биләмәсендә янгынга каршы аерым режим кертергә карар итте.
Предприятиеләр, торак оешмалары, хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм авыл биләмәләре башлыкларына янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерергә һәм янгынга, бу өлкәдә гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга каршы юнәлтелгән тәгаен чаралар кабул итәргә кушылды.
Янгын хәвефсезлеге буенча җә-мәгать формированиеләренең составын яңартырга, гражданнарның торак йортлары торышын янгын хәвефсезлеге буенча тикшерергә. Шул исәптән ялгыз инвалидлар һәм пенсионерлар, имин булмаган, "авыр” һәм күп балалы гаиләләр, профилактика исәбендә торучылар, спиртлы эчемлекләрне күп кулланучылар яшәгән йортларның эчендә электр үткәргечләр һәм газ челтәрләренең тиешле тәртиптә тотылуын ныклы контрольдә тотарга, беренчел янгын сүндерү чараларының булуына ирешергә. Авыл биләмәсе хакимияте башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә ирекле һәм ведомстволы янгын командаларының (ДПО, ВПО) янгын сүндерү техникасының тәүлек әйләнәсенә кизүдә торуын һәм әзерлеген тәэмин итәргә.
Авыл биләмәсе хакимияте башлык-ларына авылларда кешеләргә янгын хәвефсезлеге таләпләрен җиткерү өчен гражданнар җыеннары, инструктажлар бирү үткәрергә, янгыннарны профилактикалау, авылларда иминлекне тәэмин итү буенча янгынга каршы федераль хезмәт подразделениесе (А.Н.Сәетов) белән берлектәге чараларны гамәлгә ашырырга,  үзара анык эш итүне оештырырга.
Карарда шулай ук янгыннарга юл куймас өчен халык арасында профилактика-искәртү, аңлату (лекцияләр, инструктажлар, әңгәмәләр үткәрү) чараларын гамәлгә ашыру, киңкүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү, агитация материалларын әзерләү һәм тарату, мәгълүмат стендларын урнаштыру буенча да тәгаен бурычлар куела. Су белән тәэмин итү предприятиесенә (А.Д.Гайсин), предприятие, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм авыл биләмәләре башлыкларына тыштагы су белән тәэмин итү объектларын, янгын гидрантларын, су башняларын, янгын сүндерү техникасы белән су алу өчен пирсларны һәм сулыкларны тулы тәртипкә китерергә, һәрвакыт эшкә яраклы хәлдә тотарга кушылды.
Авыл биләмәләре башлыкларына, торак оешмалары җитәкчеләренә, район хезмәтләренә янгыннардан саклануга юнәлтелгән эшләрне тагын да көчәйтергә, күзәтчелек итү-профилактика чараларын активлаштырырга, янгын чыгуга бәйле җинаятьләрне кисәтергә, халык арасында агитация эшен яхшыртырга. 
Чакмагыш районы буенча күзәтчелек итү бүлегенә (А.Л.Гарифуллин) профилактика чараларын үткәрүдә методик ярдәм күрсәтергә, районда янгын хәвефсезлеге торышына анализ ясарга.
Мәгариф бүлегенә (М.Җ.Нәбиева), мәгариф учреждениеләре җитәкче-ләренә мәктәпләрдә балаларны һәм персоналны янгын хәвефсезлеге ча-раларына, көнкүрештә хәвефсез-имин яшәү культурасына өйрәтү буенча эш алып барырга. Район "Игенче” гәзитенә (баш мөхәррире Ф.Ф. Әмирханов) киңкүләм мәгълүмат чараларында янгыннарга юл куймауга юнәлтелгән чараларның үтәлешен даими  яктыртып торырга. Янгынга каршы аерым режим вакыты тәмамлангач, үтәлгән чаралар һәм авылларны янгыннардан саклау буенча оештыру эшләре нәтиҗәләре район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында тикшерергә, диелгән бу карарда.
Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итү муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Р.Н.Хаҗиевка йөкләтелде.

Просмотров: 697 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск