"2011 елның иң яхшы табибы” республика конкурсына йомгак ясалды. Медицина хезмәткәрләренең шушы традицион бәйгесендә катнашкан 94 һөнәр иясенең эшчәнлеге 31 номинация буенча бәһаланды, өчесе бәйгедә тәүге тапкыр кулланылды. Шуларның "Һөнәренә тугрылык өчен” дигәнендә безнең якташыбыз, 55 елдан артык гомерен хирург эшчәнлегенә багышлаган, Республика онкология диспансерының торакаль онкология бүлекчәсе мөдире, республикада осталыгы белән данлы табиб-хирург Рәшит Газиз улы Бадыйков җиңүче булды. Аны чираттагы зур җиңүе белән ихлас тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек һәм яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез.
|