Хәбәр ителүенчә, хәрби исәптә торучы 18 яшьтән 27 яшькәчә булган гражданнарны Русия Кораллы Көчләренә язгы чакыру башланды. Шушы атнаның сишәмбе көнендә призывникларның беренче төркеме хәрби хезмәткә озатылды. Ил алдындагы изге бурычны үтәү өчен Илеш һәм Чакмагыш районнарыннан барлыгы 12 егет китте. Аларның җидесе безнең районнан: Уйбулат авылыннан Илдус Илфак улы Авзалов, Калмашбаштан Дамир Рәнүс улы Дәүләтшин, Иске Бәширдән Рөстәм Сергеевич Крутов, Имәнлекулдан Ильяс Илнур улы Сибәгатуллин белән Раил Фларит улы Сәлимгәрәев, Иске Калмаштан Альберт Олег улы Кудрячев. Егетләребезгә солдат хезмәтен уңышлы үтәп, туган җирләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Рәшит Вахитов.
|