Среда, 01.05.2024, 23:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 6 » Имин тормышыбыз өчен һәркем җаваплы
08:49
Имин тормышыбыз өчен һәркем җаваплы
АЧЫК ДИАЛОГ
Янгын каравылы буенча Чакмагыш гарнизоны начальнигы 
Азат Сәетов белән әңгәмә
Азат Нурихан улы, агымдагы елның 12 февралендә муниципаль район Советы президиумының сигезенче утырышында район биләмәсендә янгын хәвефсезлеге торышы һәм янгын чыгуга китерүче хәлләрне искәртү буенча күрелгән чаралар тикшерелде. Белүемчә, анда сез дә чыгыш ясадыгыз. Әйтегез әле, үткән елда районда янгын хәвефсезлеге торышы ничегрәк булды?
– Узган елда район биләмәсендә 32 янгын чыкты. Әгәр 2012 ел белән чагыштырсак, бу 4 очракка күбрәк. Кайда янгын, шунда бәла-казаны көт тә тор. Аянычлы хәлләрнең булуы, ягъни ут-ялкында 9 кешенең янып үлүе – шуның ачык мисалы. Чагыштыру өчен: аннан элекке елда 2 кеше һәлак булган иде. Былтыр 3 кеше тән җәрәхәте алды, 3 миллион сумнан артык матди зыян килде.
Янгыннар Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә (8 очрак), Юмаш, Иске Калмаш һәм Үрнәк (4әр), Тоз-лыкуш (3), Имәнлекул һәм Рапат (2шәр), шулай ук Калмашбаш, Яңа Коты, Яңа Балтач, Тайняш, Бәшир авыл биләмәләрендә (берәр очрак) теркәлде. Рапат авыл биләмәсендә булган ике янгында өч кешенең һәлак булуы бик тә үкенечле. Чакмагыш, Юмаш, Иске Калмаш, Үрнәк, Калмашбаш, Яңа Коты авыл биләмәләрендә берәр кешенең гомере өзелде.
Янгыннарның сәбәбен нидән күрәсез?
– Ачыклануынча, бәла-казаларның күпчелеге ут белән саксыз эш итүдән һәм исерек килеш тәмәке тартканда килеп чыккан. Электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, шулай ук транспорт чараларының төзексезлеге дә янгыннар чыгуга китергән. 
Бәла-каза күпчелек очракта төнге вакытта һәм кинәт килә. Имин булмаган, "авыр” гаиләләр, ялгыз яшәүчеләр, өлкәннәр, инвалидлар янгында ешрак һәлак була. Рапат, Чакмагыш, Иске Калмаш һәм башка кайбер авылларда булган янгыннар,бәла-казалар моны ачык дәлилли.
Быелгы янгыннар һәм аларга бәйле фаҗигаләр турында ни әйтерсез?
– Ишетеп беләсездер, елның беренче көннәрендә ике кешенең ут-ялкында калып янып үлүләре район халкын тетрәндергән иде. Берсе Каргалы, икенчесе Кәшәк авылында булды бу хәл. Соңгысында эчкечелек, ут белән саксыз эш итү сәбәпче. Үкенечкә каршы, бу өлкәдә хәлләр һаман да катлаулы булып кала. Февраль аеның соңгы көне төнендә Югары Аташ авылындагы йортта янгын чыгып, анда өлкән яшьтәге ике кеше – бер гаилә әгъзалары һәлак булды. Картлыкта гомерләренең шул рәвешле өзелүе бик тә аянычлы. Әле ут чыгуның сәбәпләре тикшерелә. Шулай итеп, елның беренче ике аенда гына да дүрт райондашыбызны югалттык. Бу хәлләр район җәмәгатьчелегендә зур борчылу тудыра. Менә шуңа да янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе район Советы президиумы утырышында көн тәртибенә тикшерүгә чыгарылды һәм анда бу юнәлештә ачыктан-ачык һәм эшлекле сөйләшү алып барылды.
Сезнеңчә, мондый аянычлы хәлләргә тарымас өчен ниләр эшләргә кирәк?
– Районда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча муниципаль район Советы президиумы утырышында тәгаен карар, чаралар планы кабул ителде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда районда ирекле янгын сүндерү командаларының матди-техник базасын ныгыту буенча күп эшләр башкарылды. Һәр авыл биләмәсендә үзенең ирекле янгын сүндерү  коман-дасы булдырылды, барысында да диярлек автомашиналар җылы гаражда яки бокста тотыла, ут белән көрәшүчеләр тәүлек әйләнәсенә кизүдә тора. Болары әйбәт, әлбәттә. Хәзер аларның нәтиҗәле эшләве, әзерлеге мәсьәләсе беренче планга килеп баса. Нәкъ менә бу өлкәдә безгә эшлисе күп әле. Без янгын сүндерү командаларының янгын чыккан очракта тиз арада – нормативта ка-ралган вакыт эчендә урынга барып, утны сүндерә алуына ирешергә тиешбез. Моңа ирешү, ягъни һөнәри осталыкны арттыру өчен күнекмәләрне еш үткәрә башладык. Әле президиум утырышы үтәр алдыннан барлык авыл биләмәләрендә дә янгын командаларының әзерлегенә кинәт тик-шерүләр үткәреп чыктык. Минемчә, бу – нәтиҗәле алым һәм ул эзсез калмаячак. Ут белән көрәшүчеләрнең җаваплылыгы, әзерлек дәрәҗәсе, һөнәри осталыгы артканнан-арта бара.
– Профилактика чаралары турында да сүз баргандыр бит?
– Әлбәттә, ул гына да түгел, янгын хәвефсезлеге буенча халык ара-
сында профилактика-кисәтү, искәртү эшләрен тагын да активрак алып бару бурычы куелды. Дөрес, бу юнәлештә элек тә эш алып барыла иде. Авылларда үткән җыеннарда, профилактика көннәрендә, кешеләр белән аерым очрашканда, өйдән-өйгә обходлар үткәргәндә янгын хәвефсезлеге, ут чыгудан саклану кагыйдәләре турында сөйләшәбез. Район гәзите битләрендә мәкаләләр белән даими чыгыш ясыйбыз. Чакмагыш  телевидениесе аша да роликлар күрсәтеп торабыз, аңлатабыз, киңәш бирәбез, кисәтәбез. Күрәсең, һаман да булса бөтен кешегә дә барып җитә алмыйбыздыр инде. Шуңа карамастан, без халык арасында профилактик-искәртү эшләрен ел әйләнәсенә даими алып барырга, янгыннарның чыгуына, хәвеф-хәтәрләрнең,бәла-казаларның булуына юл куярга тиеш түгелбез.
Шушы уңайдан ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең, инвалидларның, "авыр” гаиләләрнең туганнарына, якыннарына мөрәҗәгать итәсе килә. Ата-аналарыгыз, туганнарыгыз бе-лән ешрак очрашып, сөйләшеп, хәл-ләрен белешеп торыгыз, аңлатыгыз, искәртегез, кирәк булса — ярдәм итегез. Күршеләр дә бер-берсен искә алып яшәсеннәр иде. Ә шәһәрдә, читтә яшәүчеләрдән авылга ата-ана йортына ешрак кайтып йөрүләрен сорыйбыз. Очрашып күзгә-күз карап сөйләшү- аңлашу, һичшиксез, эзсез калмый, уңай йогынты ясый.
Тагын шунысын да әйтергә телим: янгын хәвефсезлеге өчен һәммәбез бердәй җаваплы. Әгәр ут үз йортыңда, мунчаңда яки абзар-кураңда чыга икән, аның күршеләреңә дә зыян китерүе ихтимал икәнен онытырга ярамый. Һәм ул еш кына шулай була да. Кызу, җилле җәйге көннәрдә янгын өермәсе күз ачып йомган арада тарала, аны берничек тә туктатып булмый. Корылыклы елларда илебез биләмәсендә урамы, хәтта авылы белән янган очраклар шул хакта сөйли түгелме? Без моңардан сабак алырга, эшебезне нык яхшыртып, бергәләп янгыннарның чыгуына юл куймаска, үзебезнең иминлекне, хәвефсез тормышны үзебез тәэмин итәргә тиешбез.
– Элек, мин бәләкәй чакта, һәр йортта күренеп торган урында көрәк, багор, чиләк яисә янгын сүндерүдә кулланыла торган башка кирәк-ярак рәсеме төшерелгән калай табличкалар тора иде. Шунда ук янгын каравылы щиты да урнашканлыгын хәтерлим. Тора-бара алар алынып бетте. Моны яңадан тергезү кирәктер, дип исәплим. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Янгынга каршы шул рәвешле көрәшү заманына карата дөрес булгандыр, дип уйлыйм. Әле дә ул актуальлеген югалтмады. Янгынга каршы шулай бергәләп көрәшмәсәк, төрле ысулларны кулланмасак, без аны җиңә алмаячакбыз. Янгын сүндерү машинасы килгәнче, утны башланган чагында сүндерә башласаң гына җиңә аласың. Монда зур савытта җыелып торган су да, чиләк, башка нәрсәләр дә зур ярдәм. Килешәм, янгын сүндерүдә кулланыла торган бу әйберләр һәр хуҗалыкта, йорт- ихатада һәрчак әзер торырга тиеш. Моңа акча жәлләргә ярамый. Боларга өстәп һәрбер йортта хәзерге заман янгын сүндергеч җайланмасы да әзер торса, тагын да яхшырак булыр иде. Учреждение-оешмаларда аларны мәҗбүри алдыртабыз бит, ә нигә торак йортларда да аны булдырмаска? Аның кирәклеген аңлап, хәзер байтак кеше шушы янгын сүдергечләрне сатып ала башлады. Әгәр бөтен кеше дә аңа ия булса, бик тә нәтиҗәле чарага әвереләчәк. Ә белгечләр ул җиһазлар белән ничек эш итәргә өйрәтер иде.
Һәр йортка янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре язылган листовка-плакатлар җибәрү дә бик файдалы булыр иде, дип уйлыйм. Әйтик, газчылар элек-электән шулай эшли. Алар үрнәгендә электрчылар да, башка хезмәтләр дә аны җибәрә алыр иде. Ә иң яхшысы, шушы кагыйдәләрне бергә туплап язылган листовкаларны авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте эшли ала. Профилактика көнендә, мәсәлән, Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре залга җыелган халыкка шундый кагыйдәләр язылган битләр таратып чыктылар. Бу практиканы башка авыл биләмәләрендә дә киң кулланырга кирәк, дип исәплим. Хәзерге закон-нар буенча авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү бурычы авыл биләмәләренә дә йөкләтелгәнлеген исәпкә алганда, бу бик дөрес эш, үтемле профилактик чара булыр иде.
Авыл биләмәләрендә ирекле янгын сүндерү командаларының әзерлеге тикшерелде, дигән идегез. Аның нәтиҗәләре турында ни әйтерсез?
– Муниципаль район хакимияте башлыгы күрсәтмәсен үтәү йөзен-
нән, февраль аенда үткән тикшерү вакытында янгын сүндерү коман-даларының һәм техникасының әзерлеге күпчелек урында яхшы дип табылды. Шулай да җитди җитешсезлекләр дә бар әле. Аерым алганда, район үзәгендә урнашкан "Заря” кооператив-колхозына үз янгын сүндерү командасын булдыру кирәк. Көсәкәй авылында махсус машина өчен җылы гараж бул-дырылмаган. Иске Бәшир авылында яңартылган янгын сүндерү авто-машинасының двигателенә капиталь ремонт таләп ителә, резервтагысы җәйге айларда гына файдаланыла. Аблайда резервтагы янгын сүндерү техникасын ни рәвешле куллану мәсьәләсе хәл ителмәгән. Яңа Котыда автомашинаның электр системасын алыштырасы бар.
Йомгаклап әйткәндә, халыкның иминлеген тәэмин итү, янгын сүндерү техникасын һәм көчләрен тәртиптә, һәрчак әзерлек сызыгында тоту, кешеләр арасында актив профилактика-искәртү, кисәтү чараларын алып бару – мөкатдәс бурычыбыз. Халык белән бергә аңлашып эшләгәндә генә  бу юнәлештә билгеләнгән бурычлар уңышлы үтәлер.
Рәшит Вахитов 
әңгәмәләште.
Просмотров: 711 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск