Суббота, 04.05.2024, 21:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 22 » Иманга кайтабыз
07:24
Иманга кайтабыз
  Каргалыда мәчет төзелә
Искә алганыгыз бар микән: мәчетле авылларга барсаң, алардан илаһи матурлык, җанлылык, серлелек сизелә. Шушы көннәрдә туган якларга кайтып, йомышларны йомышлагач, Каразиректәге мәчеткә дә сугылырга булдым. Җомга намазы алдыннан авыл имамы Рамил хәзрәт Хәмидуллинның ярдәмчесе Илфак хәзрәт Исламов азан әйтте. Җыелган ир-атлар, хатын-кызлар вәгазьдән соң җомга намазын укыды. Аннары Рамил хәзрәт белән без Каргалыга юлландык. 
Биредә вакытлыча мәчет ролен үтәүче мәрхүмә Зөбәрҗәт апа Гаскәрова йортында аны 16 кеше көтә иде. Араларында 5 укучы бала да бар. Хәзрәт вәгазеннән соң җомга намазы укылды, ә аннары шушы көннәрдә авылда мәчеткә нигез салына башлавы хакында сүз барды. Шимбә-якшәмбе көннәрендә башкарыласы эшләр хакында сөйләшенде.
Авылда изге, гаять мөһим эшне башлап җибәрү җәһәтеннән халыктан өй рәтеннән 1000әр сум акча җыелган. Бу мөһим эшне халык авылның актив җәмәгатьчесе Зәнфирә апа Гатауллинага йөкләткән. Авылдашларының иманга кайтырга омтылуы күңелдә шатлык-куаныч тудырды. Бу мөһим, изге эшне башлап йөрүчеләргә зур рәхмәттән гайре ни дисең инде?!
Шимбә-якшәмбе көннәрендә яңа мәчет төзеләчәк урында (ул авылның нәкъ уртасында, мәрхүм Тимергали бабай Сәйфетдияров ихатасында) хәтсез эш башкарылган. Ихата чистартылган, баганалар утыртылып, Айдар Мөхтәсимов хуҗалыгы ягыннан койма коелган. Күпләр үз теләкләре белән ярдәмгә килгән.
Әлбәттә, изге эш – Аллаһ йортын төзү инициативасы белән янып йөрүчеләргә әхлакый һәм матди ярдәм таләп ителә. Каргалыда туып-үсеп, чит якларда яшәүче, төрле тармакларда җаваплы хезмәт вазифалары башкаручы мәрхәмәтле зыялылар, сәясмәннәр, эшкуарларның ярдәм кулы сузарына ышанабыз. Урындагы күмәк хуҗалык, җирле хакимият җитәкчеләренең, авыл халкының бердәмлеге, уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә Аллаһ йортының Каргалыда да калкып чыгуына зур өметләр баглап калабыз. 
Зирена Бәдретдинова.

Просмотров: 567 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск