Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр! Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән тәбриклим. Укытучы һөнәре – җир йөзендәге иң игелекле, зур хөрмәткә лаек хезмәт. Бүген сезнең укучыларыгыз нинди генә һөнәр ияләре булмасын – алар Сезнең ярдәмегез белән бүген үз хезмәтләрен башкаралар, һәм һәрвакыт Сезне – укытучыларны зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.
Хөрмәтле педагоглар! Балаларыбыз, оныкларыбыз, киләчәк буыныбыз аңлы, белемле, мәрхәмәтле, итәгатьле булсыннар өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хезмәтегез өчен барыгызда да олы рәхмәт белдерәм. Шушы якты бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телим. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. Күңелегез һәрвакыт тыныч, хезмәт көннәрегез уңышлы булсын. Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
|