Понедельник, 29.04.2024, 00:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 27 » Гармун бәйрәмендә
07:21
Гармун бәйрәмендә
Ел саен яз айларында Яңаул шәһәрендә "Моңга бай гармун бәйрәме” үткәрелә. Республика күләмендә җиденче тапкыр уздырылучы бу бәйгене (ул талантлы гармунчы Фәтыйх Иксанов исемендәге призга үтә) халык яратып өлгерде. Дәртле гармун моңы олысының да, кечесенең дә күңелләрен җилкендерә: берчә шатландыра, берчә сагышландыра. Менә шуңа да татар халкының милли уен коралына тартылучылар, аны өздереп уйнаучылар арада бар икән әле, дип сөенеп куясың. Быел 16-17 майда үткәрелгән бу чарада меңгә якын гармунчы катнашты һәм һәркайсы үзенең осталыгын күрсәтте. Елдагыча, безнең районнан да катнаштылар әлеге гармун бәйрәмендә. Оста гармунчыларыбыз Рәис Ситдыйк улы Кадраев, Фликс Шәех улы Якупов һәм Хәдит Хәмәтҗан улы Хәсәнов, сәхнәдә чыгыш ясап, зур уңышларга ирештеләр. Меңгә якын гармунчы арасыннан егерме бишенә генә Гала концертта катнашу бәхете елмайды. Һәм, әлбәттә, бәхетлеләр арасында безнекеләр дә бар. Егетләребез, составында башкалабыз Мәскәүдән килгән, Башкортстаныбызның атаклы гармунчылары булган дәрәҗәле жюри әгъзаларының югары бәһасын алып, Дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә Рәис Кадраев, аерым гармунчылар арасында икенче урынны яулап, дипломант исеменә лаек булды.
Районыбыз данын яклаган гармунчыларыбызны шушы мәртәбәле конкурста яулаган уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә кешеләр күңелен күтәреп, кулларыгызда гармун сандугачтай сайрап торсын, халыкка ләззәтле минутлар бүләк иткән моң дәрьягыз саекмасын!
Луиза Ишморатова, 
район мәдәният йортының художество җитәкчесе.

Просмотров: 620 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск