Башкортстан Республикасының матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган “Журфест-2014” фестивале быел Кырмыскалы районының күркәм табигатьле Таусеңер авылы янындагы сабантуй мәйданында үтте. Берничә йөз кеше катнашкан бу зур бәйрәмгә республика, район гәзит-журналлары, радио һәм телевидение, Интернет-басмаларның баш мөхәррирләре, журналистлар һәм шушы тармак хезмәткәрләре җыелган иде. Кунакларны иң тәүдә Кырмыскалы муниципаль районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрикләде, кыскача районның икътисади-социаль тормышы белән таныштырды, район турында мәгълүматлар биреп торучы Башкортстан юлдаш телевидениесе, республика матбугат басмалары коллективларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Чараны тантаналы ачу тантанасында республика Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Альберт Мифтахов, Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, республика Журналистлар союзы рәисе Артур Дәүләтбәков һәм башкалар чыгыш ясады. Шушында ук матбугат тармагының иң яхшы хезмәткәрләре дә бүләкләнде. Аларга Агентлыкның, Русия журналистлар союзының, Кырмыскалы районы хакимиятенең һәм чараның генераль партнеры — “Башнефть” ачык акционерлар җәмгыятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Берничә яшь каләм иясенә Русия Журналистлар союзы таныклыгы тапшырылды.
Журналистларның быелгы фестивале Олимпиадага багышланган иде, шуңа да “Спорт рекордларыннан – иҗади җиңүләргә” дигән девизны алга алып, барлык иҗади берләшмәләр командалары да спорт ярышларында бик актив катнашты. Фестиваль дәвамында Пресс-клуб оештырылып, аның утырышларында Кырым ярымутравының Русиягә кушылу нәтиҗәсендә яңа сәяси чынбарлык формалашу, интернет-технологияләр белән үзара хезмәттәшлек һәм башка темаларга җанлы әңгәмәләр, фикер алышулар үтте. Бу көнне шулай ук матбугат хезмәткәрләре фестивалендә республика җитәкчесе Рөстәм Зәки улы Хәмитов та катнашып, дәүләт власте һәм халык арасында күпер салып, мәгълүматның төп чыганагы булган каләм ияләренә үз теләкләрен җиткерде. Фестиваль популяр башкаручылар концерты һәм “Олимпия ритмнары” дискотекасы белән тәмамланды.
Әлеге фестивальдә журналистларның төньяк-көнбатыш районара иҗади берләшмәсенең вәкиле булган безнең “Игенче” гәзите редакциясе коллективыннан да биш хезмәткәр катнашты. Без бу фестиваль чикләрендә оештырылган барлык чараларга да үз өлешебезне кертеп, тәҗрибә, мәгълүматлар туплап һәм иҗади хезмәттәшлек җепләрен ныгытып, бәйрәмнән онытылмаслык тәэссоратлар алып кайттык.
Рәзилә Арсланова.
|