"Башкортстан Республикасында эшкуарлар хокукларын яклау буенча уполномоченный турында”гы законның 25 маддәсенә ярашлы, муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында Уполномоченныйның җәмәгать башлангычындагы ярдәм-челәре тәгаенләнелде. Алар түбән-дәге вәкаләтләргә ия: гражданнарны шәхсән кабул итәләр, алар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр һәм бу җәһәттән нәрсәләр башкарылганнар турында исәп алып баралар; эшкуарларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылуга дәгъваларны карыйлар; эшкуарлык өлкәсендә хокуклар һәм законлы мәнфәгатьләрне саклау буенча халык арасында аңлату эшләре башкаралар; Уполномоченный күрсәтмәсе нигезендә районда үзаллы рәвештә яки җәмәгатьчелек эксперты советы комиссиясе составында эшкуарлар хокуклары яки законлы мәнфәгатьләре бозылу фактлары буенча тикшерү үткәрәләр; районнарда (шәһәрләрдә) эшкуарлар мәнфәгатьләрен яклауга бәйле иң әһәмиятле мәсьәләләрне өйрәнү буенча эш җәелдерәләр; район (шәһәр) территориясендә нәшер ителүче матбугат чараларында эшкуарлар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга бәйле фактларга анализ ясыйлар һәм бу хакта Уполномоченныйга хисап тоталар; республиканың үзидарә органнары, аларның вазифа биләүчеләре, эшкуарлык структуралары һәм аларның җәмәгатьчелек оешмалары белән берлектә эшкуарлар хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклау эшен җәелдерәләр; эшкуарлар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау механизмын камилләштерү юнәлешендә тәкъдимнәр кертәләр; эшкуарлыкка бәйле семинар-киңәшмәләр, "түгәрәк өстәлләр” һәм башкаларны оештырып үткәрүдә турыдан-туры катнашалар.
Республиканың һәр муниципаль берләшмәсендә эшкуарлар хокукларын яклау буенча Уполномоченный ярдәмчеләре институты булдыру олы әһәмияткә ия, чөнки бу эшкуарларга үз мәнфәгатьләрен алга сөрүдә эшлек-
ле ярдәм органы булып торачак.
Уполномоченный ярдәмчеләренең бурычлары исәбенә урындагы үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү дә кертелә, дигән идек. Алар хакимият башлыгы күрсәтмәсе белән Координация советлары эшчәнлегендә дә катнашачак, эшкуарларны шәхсән кабул итәчәк һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәк, үз вәкаләтләре чикләрендә эшкуарлар мәнфәгатьләре сагында торачак.
Безнең районда Уполномоченный ярдәмчесе итеп Фән Зөфәр улы Големов тәгаенләнде. Муниципаль район хакимияте белән килешелгән график нигезендә ул Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 47 санлы йорт адресы буенча һәр айның тәүге пәнҗешәмбе көннәрендә 10нан 16 сәгатькә кадәр эшкуарларны шәхси сорау-үтенечләре буенча кабул итәчәк.