Башкортстанда Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында "Коткарырга һәм сакларга” халыкара экологик акциясе старт алды. Ул 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Планлаштырылган чаралар исемлегендә – "Парклар маршы”, "Башкача чүпләр юк”, "Минем Республикам”, "Табигать һәм кеше”, "Изге эшләр елъязмасы” исемле акцияләр һәм «Минем Башкортстанымның канатлы дуслары” конкурсы үтәчәк. Ел саен әлеге акциядә республиканың 1 миллионнан артык кеше катнаша.